Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөфтият татар галиме Б.Болгариның мирасын тәрҗемә итәчәк

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Документны бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова имзалаган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Килешүнең максаты традицион рухи кыйммәтләрне саклап калу һәм ныгытудан, дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне үстерүгә теләктәшлек итүдән, тарихи һәм рухи мирасны бергәләп өйрәнүдән гыйбарәт. Яклар уртак фәнни-тикшеренү, күргәзмә һәм нәшрият эшчәнлеген алып барачак. Диния нәзарәтенә гарәп һәм иске татар телләрендәге тарихи документларны тәрҗемә кылу, архивчыларга Татарстан, Россия Федерациясе һәм чит илләр территориясендә ислам мәсьәләләре буенча консультация бирү кебек бурычлар йөкләнгән. Бүген килешүне имзалау барышында, Ирада Әюпова урта гасыр галиме Борһанетдин Болгариның 4 кулъязма хезмәтенең күчерелмә нөсхәләрен презентацияләгән. Бу – фикх, логика һәм грамматика буенча китаплар. Бу копияләр республикага, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Иранның Мәшхәд шәһәренә визиты кысаларында сөйләшүләр нигезендә тапшырыла. Мөфтият татар галиме мирасын өйрәнеп, тәрҗемә итеп бастырырга тиеш булачак. Диния нәзарәте татар дини тәгълиматчылары мирасы документларын һәм чыганакларын эзләү, тикшерү һәм саклап калу буенча актив эш алып баруын искәртик.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев