Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөфти республика дәрәҗәсендәге Ураза гаетенең ни өчен Галиев мәчетендә үткәрелүен әйтте

Ураза гаетендә төп бәйрәм чарасын республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Казанның Галиев мәчетендә уздыру ниятләнә. Андагы гаетне "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы аша туры трансляциядә карап булачак. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” агентлыгы вәкиленә республика дәрәҗәсендәге Ураза гаетен үткәрү өчен ни сәбәпле Галиев мәчете сайлануын әйтте. “Галиев мәчете – Казанның җәмигъ мәчетләренең берсе, борынгы гыйбадәтханә. Былтыр реставрация эшләреннән соң, янә ишекләрен ачты, - дип искәртте мөфти. - Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа бинасы комплексына керә. Мөфтият мәчете ул. Чит илләрдән килгән кунаклар да анда булачак. Әлегә безнең бик зур җәмигъ мәчетебез юк, шуңа күрә Галиев мәчетенә җыелырга тырышачакбыз. Ураза гаете чараларын анда уздыру Галиев мәчетенең нәзарәт карамагында булуы белән аңлатыла, мөфти резиденциясе, нәзарәт Аппараты да нәкъ менә шунда урнашачак. Бәйрәм намазына гына түгел, җомга намазларына да шунда чакырам. Эш вакытында намазларны Диния нәзарәте коллективы шушы мәчеттә укыячак”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти шулай ук бу мәчетнең кайсы ягы белән үзенчәлекле булуын да әйтте. “Без шушы мәчеттә эшләгән шәех Галимҗан хәзрәт Барудины бик хөрмәт итәбез – ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салучы, рухи остаз булган шәхес. Галиев мәчетенең шәһәребез үзәгендә урнашкан булуы бик уңайлы. Диния нәзарәте комплексына керүе өстенә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе дә янәшәдә генә. Шул рәвешле, бер тирәгә тупланган, бик матур булуы белән ошый”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Һиҗри календарь буенча 5 июньдә кояш баегач башланган рамазан ае 4 июльдә тәмам була. Шул рәвешле, уразаның соңгы көне 4 июльгә туры килә, 5 июльдә – Ураза гаетенең беренче көне (гает 3 көн билгеләп үтелә). “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2016 елның 5 июле ай календарена туры китереп һәм традиция буенча Ураза гаетен бәйрәм итүнең беренче көне буларак билгеләнгән. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 11 июньдә имзаланган 525 нче номерлы указ белән рәсмиләштерелгән. Татарстанлылар өчен 5 июль – эшләми торган бәйрәм көн. ТР мөселманнары Диния нәзарәте 5 июль көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачагы турында хәбәр таратты. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе иртәнге 7 нче яртыда башлана, сәгать 7дә гает намазы укылачак. Ике катлы, 2 заллы Галиев мәчете 1798-1801 елларда Казанның Иске Татар бистәсе үзәгендә татар ислам архитектурасының XVIII гасыр классицизмы үрнәгендә төзелә. Ул сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамыш әс-Сәрдәви акчасына корылган. Аны шулай ук Муса бай мәчете, Бишенче мәхәллә мәчете, Тихвин урамындагы таш мәчет, Тихвин һәм Печән базары почмагындагы мәчет, Галиев мәчете дип тә йөрткәннәр. Мәчеттә беренче намаз 1800 елда укылган. Проектны башкаручы архитекторның исеме билгесез. Шырдан авылында туган (хәзерге вакытта Татарстанның Яшел Үзән районына керә) Сәгыйть бин Әхмәт аның беренче имамнарыннан булган. Сәгыйтовлар нәселеннән Бишенче җамигъ мәчетнең соңгы мулласы итеп Мөхәммәтйосыф Габдесаттар углы Сәгыйтов санала. Аңа ярдәмче итеп мәхәллә халкы бай сәүдәгәр М. И. Галиевның улы – күренекле галим һәм педагог-реформатор Галимҗан Барудины сайлый һәм, нәтиҗәдә, ул мәчет имамы була. Баруди үз янына яңача фикерләүче сәүдәгәрләрне һәм дин әһелләрен туплап, мәхәлләдә яңа ысуллар белән эшләүче зур «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыруга ирешә. Ә Галиев мәчете мәхәлләсе Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә әверелә. Әлеге мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп татар халкының мәдәни-мәгърифәти үсешенә өлеш керткән олпат шәхесләре тәрбияләнгән, намаз укыган, дога кылган. Совет чорында мәчет төрле сынауларны уза, 30 нчы елларда манарасы сүтелә, 1992 елга кадәр биредә кунакханә, колхозчы йорты, төрле коммуналь хезмәтләр урнаша. 1992 елда бина мөселманнарга кайтарыла. 1998 елдан биредә Россия ислам университеты эшли. Монда теологлар, ислам журналистлары, лингвистлар, икътисадчылар, юристлар әзерләнә.2014 елга кадәр мәдрәсәнең хатын-кызлар тулай торагы була. Реставрацияләнеп, 2015 елның 22 декабрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, Казан һәм республика районнары имамнары катнашында тантаналы төстә җәмигъ мәчет буларак ачыла. Адресы – Казан ш., Габдулла Тукай урамы, 40. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев