24 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Киләчәккә кайту» дигән әдәби-музыкаль кичә булачак.

Кичәдә катнашучы җырчылар: Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина, «Татар моңы» Халыкара конкурсы лауреатлары Инсаф Бәдретдинов, Рөстәм Насыйбуллин, нәфис сүз остасы Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, шагыйрьләр Марсель Галиев, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Казан театр училищесы шәкертләре катнаша. Кичәнең сценарий авторы шагыйрә Нәҗибә Сафина. Алып бара — Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһанша.

Чыганак: http://idel-tat.ru