Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Моабит дәфтәрләрен алып чыгу хокукына Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов лаек булган

Татарстан Милли музееенда Муса Җәлилнең дистәләгән куллар, фронтлар һәм сугышны узып, туган илгә кайтып җиткән Моабит дәфтәрләре саклана. Алар музей фондларына 1966 елда эләккән һәм махсус сейфта, аерым шартларда саклана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Нибары елга бер тапкыр, Төп нөсхә көнендә (15 февраль) әлеге дәфтәрләр халыкка күрсәтелә. Моабит дәфтәрләрен алып чыгу хокукы Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләренә бирелә. Быел әлеге хокукка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, 2015 елгы М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреты Эмиль Талипов лаек булган. 15 февраль көнне бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, мәшһүр “Моабит дәфтәрләре”нең авторы Муса Җәлил тууга 111 ел тулу билгеләп үтелә. Ул ике югары дәүләт бүләген алган бердәнбер шагыйрь.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев