Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Моабит дәфтәрләре» Бөтенроссия конкурсында бүләкләнде

Татарстан китап нәшрияты быел татар һәм рус телләрендә нәшер иткән Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» "Кече Ватан" XII бөтенроссия төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсының "Россия төбәкләре әдәбияты" номинациясендә бүләкләнде. Бу хакта нәшриятның Facebook битендә хәбәр ителә.

Китапның Россиянең 58 төбәге нәшриятыннан тәкъдим ителгән 500 дән артык басма катнашкан конкурста җиңүен билгеләп үтик. Хәзер 29 нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә кысаларында бүләкләү тантанасы уза.

Китап герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан чыгарылды. Аның тиражы - 4 мең нөсхә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев