Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөхәммәтшин: Кешеләрнең «Бердәм Россия» праймеризына карата кызыксынуы югары

9.30 сәгатькә Казанның 116нчы лицеенда оештырылган участокта 40тан артык кеше «Бердәм Россия» праймеризында үз фикерен белдерде.

Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен Казанның 116нчы лицеенда оештырылган участокка килде.

«Тавыш бирү иртәнге сигездә оешкан төстә башланды. Планлаштырылган барлык сайлау участоклары да ачык. Сайлаучыларның алдан тавыш бирүгә карата кызыксынуы шактый югары. 9.30 сәгатькә әлеге сайлау участогына 40тан артык кеше килеп үз фикерен белдерде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин участокта журналистлар белән аралашкан вакытта.

Бүген барлыгы 460 участок оештырылган, аларда участок комиссияләренең 1909 әгъзасы эшли. Һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.

Барлык кандидатлар да киң колачлы мәгълүмати-агитация эшен оештырды: сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

Фото: Михаил Захаров/архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев