Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөхәммәтшин икедән соң сайлауга килү шәһәр халкы хисабына артуын фаразлый

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, сайлау кампаниясен иртәнге җидедә башлау үзен аклый.

(“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина, Фото: Салават Камалетдинов). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килү күрсәткече 14.00 сәгатьтән соң шәһәр халкы хисабына артырга тиеш. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

Аның фикеренчә, сайлау кампаниясен 7 дә башлау үзен аклый. Авыл халкы шул инициатива белән чыкканын искәртте.

“Авыл җирендә, бакчаларда эшләү өчен искиткеч кояшлы көн. Әлегә көннең беренче яртысында авыл халкы күбрәк тавыш биргән. Бу аңлашыла да. Шәһәрләрдә традицион рәвештә соңрак. Хәер, Чаллыда төшкә үк тавыш бирүчеләр саны 30 проценттан арткан иде, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясе закон кысаларында барганын әйтте. Парламент рәисе сәяси партияләрдән күзәтүчеләр күп булганын билгеләп узды. Ул күзәтүчеләр вазифасы сайланган парламентка күбрәк легитимлык бирәчәк, диде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев