Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мизгел" яшьләр үзәге яшь әниләр һәм булачак әниләр өчен түгәрәк өстәл оештырды

Мөслимнең яшь әниләре түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашты, дип яза районның "Авыл утлары" газетасы. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге белән берлектә "Мизгел" яшьләр үзәге яшь әниләр һәм булачак әниләр өчен түгәрәк өстәл оештырды. "Ана капиталы. Аны ничек кулланырга?" темасына сөйләшү алып барылды. Түгәрәк өстәлдә пенсия фонды, социаль яклау, ГХАТ белгечләре катнашты. Әлеге чара чәй өстәле артында барды. Сабыйлары белән килгән әниләргә балалар уен мәйданчыклары да эшләде. Алты әнигә ана капиталы тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев