Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мишәрләрне татарның каймагы диләр...

Сөйләшкәндә акцент күп кешеләрдә була инде ул. Аны сөйләм үзенчәлеге дип атыйк. Ул җәлеп тә итә, киресенчә дә булырга мөмкин. Тик кайберәүләрдә ул бик сизелми, кайберәүләрдә сөйләшүе колакны ярып керә. Минем белән дә сөйләм үзенчәлекләренә бәйле кызыклы хәлләр булганы бар. Беренчедән, башлангыч курсларда мишәр икәнлегемне белдермәскә теләп, тырышып-тырышып татарча сукалый идем. Юк, мишәр икәнлегемне тиз аңлап алдылар. Чөнки «ч» хәрефен («щ» авазы урынына) аттырам гына икән. Аннары рус телендә сөйләшү дә үзенә күрә проблемалар алып килде. Татар мәктәбендә укып, хәтта рус телен дә татар телендә укыган кешеләрнең вузда «Хощу в Сощи» дип сөйләшүе көлке булып тоелгандыр. Шуңа күрә ул якны да камилләштерергә туры килде. Димәк, татарча сөйләшкәндә мишәр акценты бәреп чыга, русчасы да татарчалаштырыла. Ә менә күптән түгел генә дустым, миңа алма биргәч,  «Thank you very much» дип ычкындырдым. «Синең  инглиз телеңнән дә «тәмле пәрәмәч» ишетелә»,- дип көлде генә. Ярый, рәхмәт урынына «тәмле пәрәмәч» кенә дисәм- шаккатмагыз. Бу — минем сөйләм үзенчәлеге.

Мишәр кызы

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев