Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мирсәет Сөнгатуллин татар халык җырларын туплый

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин татар халык җырларын бергә туплый. Бу хакта ул “ТНВ-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде. “Мин бүгенге көндә тамашачылар тарафыннан онытыла барган җырларны яңадан халыкка чыгарырга тырышам. Халык җырлары тупланган махсус җыентык та чыгардым. Әлеге 14 сәгатьлек җыентыкта барлыгы 205 татар халык җыры урын алды”, - дип белдерде Мирсәет Сөнгатуллин. Җырчы сүзләренә караганда, аларны эзләп табу бер дә катлаулы булмаган. “Күбесен татар халык җырлары китапларыннан алдым. Андый басмалар саны гаять күп – эзләргә генә кирәк. 1954 елда чыккан җыр китапларына кадәр бар. Шунысы сөендерә – татар халык җырлары һаман табылып тора. Күптән түгел генә тагын 40ка якын шундый җырга тап булдым, - дип белдерде Мирсәет Сөнгатуллин.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев