Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Мирас» татар музыкасы фестиваленең программасы билгеле

Нәҗип Җиһанов исемендәге IV «Мирас» татар музыкасы фестивале үзенең өч концертында Җиһановтан башлап Ильяс Камалга кадәр төрле буын татар композиторларының иҗатын күрсәтәчәк, дип хәбәр ителә Дәүләт симфоник оркестрының рәсми сайтында. Фестиваль концертлары 19, 23, 26 гыйнвар көннәрендә үтә һәм Татарстан композиторлары берлегенең 80 еллыгына багышлана. Программада - Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсыннан увертюра, Шамил Тимербулатовның Батулланың “Сөембикә” тарихи романы буенча симфоник күренешләре, Салих Сәйдәшевның “Шәрыкъ балеты”, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясеннән бию дивертисменты, Латыйф Хәмидинең «Казах вальсы». Яшь иҗатчылардан – Илһам Байтирәк, Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Ильяс Камал. Нәҗип Җиһанов исемендәге IV «Мирас» татар музыкасы фестивален ТР Дәүләт симфоник оркестры үткәрә. Дирижерлар - Александр Сладковский, Рөстәм Абязов, Ренат Халитов. Фестивальнең арт-директоры – музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев