Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мир" кинотеатрында иң яхшы кыргыз фильмнарын карарга мөмкин

Татарстанда Кыргызстан мәдәнияте көннәре уңаеннан “Мир” кинотеатрында 2015 елгы Казан халыкара мөселман кинофестиваленең “Иң яхшы тулы метражлы фильм”ы булып танылган «Курманжан Датка» картинасы күрсәтелә, дип хәбәр итә, “Мир” кинотеатры. Курманжан Датка - кыргыз халкының милли герое, ХIХ гасыр азагында ул Кыргызстанның Алай крае белән идарә иткән, хәтта улларын да корбан итеп Ватанының бәйсезлеге өчен көрәшкән. Фильм 23 июньдә 19.00 сәгатьтә башлана. Фильмнан соң, куючы режиссер Садыйк Шер-Нияз һәм икенче режиссёр Ника Жолдошева белән очрашу була. Кыргыз картиналары 24 июньдә дә дәвам итә – 17.30да Руслан Акунның «Перегон» фильмы һәм Нәргиз Маматкулованың «Сөйкө» фильмнары була. Кыргызстан мәдәнияте көннәре уңаеннан кыргыз фильмнары программасы Ника Жолдошеваның «Небесное кочевье» фильмы белән төгәлләнә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев