Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мир" кинотеатрында III Анимацион кино фестивале узачак

Бүген Казанның "Мир" кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла торган,  Вышеград дүртлеге "А4" илләренең III Анимацион кино фестивале башлана. ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, фестивальнең төп программасын Венгрия, Чехия, Словакия, Польша илләрендә җитештерелгән 11 кыскаметражлы фильм тәшкил итәчәк. Алар арасында халыкара кино фестивальләре җиңүчеләре һәм катнашучылары да бар. Кыскаметражлы фильмнар сәгать ярымга исәпләнгән. Фестиваль Казанда икенче тапкыр үткәрелә һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә.  Программа Һәр елны үзгәрә. Ул быел да зәвыклы тамашачыга исәпләнгән. Вышеград дүртлеге-2017 илләренең анимацияле кино фестивале - ачык сурәтләр һәм көнүзәк темалар манзарасы. Төрле жанрдагы экспериментлар - психологик триллерлар да,  комедияләр дә тамашачыда көчле тәэсир калдырыр, дип көтелә. Фестиваль 21 июньгә кадәр дәвам итә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев