Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә "Әдәби туган як" республика фәнни-гамәли конференциясе узды

Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә Татарстанның гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә һәм һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучыларының “Әдәби туган як” исемле республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Ул татар драматургы Юныс Әминовның 95 яшьлек юбилеена багышланган иде, диелә “Минзәлә“ газетасында. Ни өчен әлеге конференция Юныс Әминов иҗатына багышлана соң? Чөнки ул Минзәлә белән бәйле - биредә ул педагогия училищесын тәмамлаган, аның иҗат иткән әсәрләрен Минзәлә театры артистлары сәхнәгә куйган. Бу юлы да артистлар авторның “Тамырлар” спектакленнән өзек күрсәтте. “Мәйдан” журналы мөхәррияте коллективы, шулай ук республикабызның төрле районнарыннан килгән мөгаллимнәр алдында ясаган сәламләү чыгышында педагогия көллияте директоры Ринат Ибраһимов: “Быел бу бинада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бишенче тапкыр шундый әһәмиятле чара уза. Эш нәтиҗәләре билгеле – инде китабыбыз да басылып чыкты. Татар телен үстерүгә шулай үз өлешебезне кертергә омтылабыз”, - диде. Соңыннан “Мәйдан” журналы хезмәткәрләре – баш мөхәррир Фидаил Мәҗитов, публицистика бүлеге редакторы Гафиулла Газизов, “Мәйдан” татар сайты администраторы Ләйлә Харисова, журналның җаваплы сәркатибе Филүсә Харисова педагоглар белән секцияләргә бүленеп эшләде. Конференциядә республиканың 11 шәһәреннән һәм 9 районыннан барлыгы 114 мәгариф хезмәткәре катнашты, диелә Минзәләдән алынган хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев