Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минзәләдә язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу оештырылды

Минзәлә районы Калморза авыл мәдәният йортында язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу булды. Бу хакта "Минзәлә" газетасы яза.

Әлеге очрашуга Зифа Кадыйрова үзе белән Куян авылы егете Айрат Шәйхетдиновны да алып килгән иде.

Айрат беренче шигырьләр җыентыгын чыгарган. Ул Казанда, Идел-пресс нәшриятында бастырылган. Очрашуга килүчеләр шулай ук Яңа Мәлкән авыл китапханәчесе Зөлфия Равилованың “Гомеремнең шигъри моңнары” дигән шигырьләр җыентыгы белән таныштылар. Авторлар үзләренең иҗатлары турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар.

Кичәгә Калморза авыл халкы гына түгел, Бикбау, Мәлкән авылларыннан да әлеге язучы иҗатын, шулай ук шигъриятне сөючеләр килгән иде.

 

Калморзалылар кунакларга һәм авыл халкына концерт куйдылар. Язучы Зифа Кадыйрова үзенең китапларын сатуны оештырган иде. Авыл кешеләре аның китапларын алдылар, авторның үзе белән әңгәмә кордылар, китапларындагы геройлар турында кызыксындылар.

Очрашуда катнашучылар да, күпсанлы китаплар авторы Зифа Кадыйрова үзе дә әлеге очрашудан бик канәгать калды. “Китапларымны яратып укыйсыз икән”, диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев