Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минзәләдә "Җыр булып яши күңелдә" дип аталган шигырь марафоны үтте

Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган “Җыр булып яши күңелдә” дип исемләнгән шигырь марафоны үтте. Бу хакта "Минзәлә" газетасына авылның мәдәният йорты директоры Зөләйха Гыйләҗева яза.

Шигъри марафон "Сагыну " (М.Җәлил сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җыры белән башланды.

"Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. М.Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. М.Җәлил диюгә , татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлилне күз алдына китерәбез. Ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы", - дип яза автор һәм Муса Җәлилнең 1935 нче елда язган бер хатында гы юлларны китерә: "Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кояшны да, чәчкәне дә, музыканы да һәм намуслы хезмәтне дә, ялкынлы иҗатны да, тиңдәшсез илемне дә, шулай ук янып, кайнарланып сөям. Бу минем эчке тирән бер сыйфатым инде". Бик тапкыр әйтелгән сүзләр. Тирән һәм ялкынланып сөюне без аның шигырьләреннән тоябыз.

Марафон аудио язмалар тыңлау һәм шигырьләрен уку белән дәвам итте.

"Моабит дәфтәрләре" кырык үлем, кырык яктан янап торган вакытта иҗат ителәләр. Никадәр авыр тойгылар басымы астында язылсалар да, аларның нигезендә яктылыкка, хаклыкның тантанасына, фашизмның җимереләчәгенә тирән ышаныч ята. Андагы шигырьләр алдагы көнгә күз ташлыйлар, яшәү һәм иҗади хезмәтне раслыйлар, мәхәббәт һәм бәхетнең үлемнән көчлерәк булуын җырлыйлар, - дип яза автор.

Кичә “Кызыма (Бишек җыры)” - караоке җырлау белән тәмамланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев