Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минзәләдә артта калган хуҗалык җитәкчеләрен сәхнәдә фаш итәләр

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары авыл халкына «Кирәкле кишер яфрагы» сатирик комедиясен уйнап күрсәтте, дип хәбәр итә Минзәлә районы сайты. Тупач авылында күптән түгел генә ачылган өр-яңа иҗтимагый үзәктә беренче зур мәдәни чара узды. Пьесаның авторы драматург Равил Сабыр шушы авылда туган. Авыл халкы спектакльне карарга клуб залын тутырып килгән, дип яза газета. Комедия үзәгендә — артта сөйрәлүче хуҗалык җитәкчеләре. Автор да, артистлар да аларның комсызлык, дорфалык, тәрбиясезлек кебек тискәре якларыннан ачы итеп көләләр. Сюжет буенча, район “главасы” бу хәлләргә тыныч кына карап тора алмый, хуҗалыкның рәисен эшеннән азат итәргә уйлый. «Син бит бу урынга үз файдаңны карау өчен, патшалык итәр өчен куелмаган! Син бу урынга, онытсаң, исеңә төшерәм, халыкка хезмәт итәр өчен куелган!» – дип сүгә глава «персидәтелне». Бу сүзләрне халык кул чабып хуплады. Спектакль тәмамлангач та, тамашачылар артистларны һәм режиссер Дамир Самерхановны, алкышларга күмеп, рәхмәт белдерделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев