Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров Бөтенроссия фестивале лауреаты булды

Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Рөстәм Зиннуров Иблис роле өчен "Өмет" номинациясендә Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты булды. Исемлек фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган. Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә азәрбайҗан классигы Хөсәен Җәвид әсәре буенча куелган “Иблис” трагедиясе белән катнашты. Режиссеры – Сергей Потапов. Режиссер спектакльдә Иблисне икегә бүлгән – Иблис янында аның күләгәсе дә йөри. Иблис ролен театрның яшь актеры Рөстәм Зиннуров башкарды.
  • Спектакль “Ел вакыйгасы” номинациясендә, Камал театрының “Әтәч менде читәнгә” спектакле белән бергә, “Тантана” республика театр премиясенә лаек булды. Рөстәм Зиннуров "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә премия номинанты булса да, премия жюриы игътибарыннан читтәрәк калган иде.
  • Кече шәһәр театрлары фестивале Новороссийск шәһәрендә 4 – 11 июнь көннәрендә үтте. Фестивальне оештыручы – Милләтләр дәүләт театры. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Евгений Миронов. Фестивальдә жюрны Россиянең халык артисты Игорь Скляр җитәкләде.

«Татар-информ»

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Султан Исхаков, соцсети

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев