Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минзәлә шәһәрендә Каз өмәсе үткәрделәр

Татарстанның Минзәлә шәһәрендә яшәүче Фиразия белән Алфир Сафиуллиннар гаиләсе зурлап каз өмәсе үткәрделәр, дип яза "Минзәлә" район газетасы.

Каз өмәсенә аларга булышырга район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Энҗе Хәкимова, Гыйльменур Варламова, Дания Әхмәтханова,Тауасты Байлар авылыннан Розалия Бадикова, Мөслимә Гайниева, Тулбайдан Фәния Гатина, туганнары Фәнисә Гыйльметдинова, Розалина Латыйпова килгән. Суйган казларны алар тиз арада мамыкларын йолкып, эч-башын тазартып та куйган. Ә соңыннан эш беткәч мул аш табыны артында сыйланганнар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев