Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минзәлә районының яңартылган Татар Мөшеге мәктәбендә Мөслим районы балалары да укый

Мәктәптә барлыгы 87 бала белем ала, аның Әтрәкле авылындагы филиалында - 10, Кызыл Төбәк авылы филиалында - 12 бала.

 Минзәлә районының Татар Мөшегесе урта мәктәбе яңа уку елын капиталь төзекләндерелгән бинада башлады, дип хәбәр итә муниципалитетның menzelinsk.tatarstan.ru сайты.

Мәктәп 1978 елда төзелгән. Шуннан бирле 2010 елда гына энергетиклар ярдәме белән түбәсе алыштырылды, фасады яңартылды, тәрәзәләре алыштырылды. Һәм менә ТР Президенты программасы нигезендә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча бу мәктәпне быел шәһәребезнең “Электроком” ҖЧҖ оешмасы җылылык челтәрләрен ремонтлаган, гардероб, ашханәне, мәктәп эчендәге бәдрәфне яңарткан, электр тәэминаты системасы тулысынча алыштырылган, заманча җилләтү, видеокүзәтү җиһазлары урнаштырылган, бихисап җиһазлар кайтарылган. Кыштан алып дәвам иткән капиталь капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып, 1 сентябрь көнне белем йортының ишекләре ачылу тантанасына ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин, “Электроком” ҖЧҖ директоры Олег Иванов, ветеран укытучылар, ата-аналар килгәнен билгеләп үтик.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев