Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минзәлә гимназиясенә караган интернат бинасы биш йолдызлы кунакханәгә тиң

Шәһәребездә гимназиягә караган интернат бинасы хакында "биш йолдызлы кунакханә" дип әйтергә була, ул үткән ел ахырында гына сафка бастырылды, дип яза Татарстанның “Минзәлә” газетасы. Гимназиядә бүгенге көндә яңартылган, төзекләндерелгән, заманга яраклаштырып җиһазландырылган бинада 225 бала белем ала. Уку йортының педагогик коллективы да белемле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучылар составыннан тора. Укудан тыш вакытта балалар шушында ук бию түгәрәгенә йөри. Моның өчен махсус хореография залы бар. Остаханәләр кызлар өчен электр тегү, чигү машиналары, егетләр өчен такта, тимер эшкәртә торган станоклар белән җиһазландырылган. Биредә, шәһәр балаларыннан тыш, Юртау, Тупач, Тауасты Байлар, Мәлкән, Воровский кебек якын-тирә авыллардан да йөреп укыйлар. Карлы-буранлы, зәмһәрир салкын кышкы көннәрдә дә, язгы-көзге бозлавык юлларда да автобуслар бер көн калдырмый балаларны гимназиягә йөртә. Хәзер исә теләге булган балалар рәхәтләнеп гимназиянең интернатында яши ала. Бинада төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. 20 торак бүлмә 2 һәм 3әр кеше яши алырлык итеп карават, урын-җир әйберләре, өстәл, урындык, тумбочка, шифоньер белән җиһазландырылган. Монда барысы 65 бала яши ала. Дәрес хәзерләү бүлмәсендә Интернетка тоташкан компьютерлар тора. Ял бүлмәсендә йомшак кәнәфиләр, зур телевизор куелган. Теләге булганнар ашханә бүлмәсендә ризык әзерли, шунда ук утырып ашый, табак-савытын юа ала. Интернат ике катлы, һәр катында бәдрәф, душ бүлмәләре булдырылган. Балалары янына килгән ата-аналар кунак бүлмәсендә куна ала. Кул белән кер юып азапланасы да, үтүклим дип, бүлмә буйлап үтүк эзләп йөрисе дә юк. Кер юу машиналарыннан, үтүкләрдән һәркем файдалана ала. Интернатның тышкы ягына да, эченә дә видеокамералар куелган, алар сурәтне вахтадагы компьютерга тапшыра. Балалар өчен уңайлы һәм имин шартлар булдырылганын мәктәп директорлары да, ата-аналар да үз күзләре белән күрде, диелә Минзәләдән алынган язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев