Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО гендиректорына полилингваль комплекслар проектын тәкъдим итте

Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк.

(“Татар-информ”, Венера Вәлиева). Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе укучыларны 2020 елның 1 сентябрендә кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк. Бу хакта бүген IV Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

“Татарстан быел полилингваль мәгариф комплекслар төзелешен башлап җибәрде. Алар ике дәүләт телендә - рус һәм татар телендә, һәм халыкара инглиз телендә көндәш булырлык белем бирүне тәэмин итүгә, нәтиҗәле белем бирү тәҗрибәләрен куллануга юнәлтелгән. Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе 2020 елның 1сентябрендә укучылар кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" дип аталачак”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

Заманча полилингваль мәгариф комплексын булдыру проекты ЮНЕСКОның генераль директорына Одре Азулега тәкъдим ителде.  

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев