Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте

Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа төзеләчәк концертлар залына Илһам Шакиров исемен бирү тәкъдимен хуплавын белдерде. 

Татарстанның беренче Президенты, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия  театрында легендар җырчыны соңгы юлга озату вакытында сөйләде. 

 

Минтимер Шәймиев Илһам Шакировның вафат булуын барыбыз өчен дә зур югалту булуын әйтте. "Уйлап карасаң, Илһамның Ходай биргән тавышы аша безнең бөек шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, халкыбызның гасырдан-гасырга килгән җырлары, аның моңы аша, аның җырлары аша безгә җиткерелде. Бу - гаять зур хезмәт", - диде ул. 

 

 

Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа төзеләчәк концертлар залына Илһам Шакиров исемен бирү тәкъдимен хуплавын белдерде. 

"Безнең әле буыннан-буынга үткәрелә торган Илһам Шакиров исемендәге фестиваль барлыкка килергә тиеш. Менә ничә еллар Рәшит Ваһапов фестивале уздырыла. Без оештыручыларга рәхмәтле. Ә Илһам Шакиров фестиваленең күләмен, тирәнлеген без бик матур итеп уйларга тиеш булабыз", - диде Дәүләт Киңәшчесе җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан. 

Лилия Локманова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев