"Минтимер Шәрипович бүген безнең алда бөтенләй башка сыйфатта – китап герое һәм автордаш буларак килеп баса" - Валентин Юркин

Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителде. Чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, китапны бастырып чыгарган "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе Валентин Юркин, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Китапның авторлары – танылган журналист Игорь Цыбульский һәм Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе, Татарстанның атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре Нурсөя Шәйдуллина. Китап тугыз бүлектән тора. Аны язуга ике ел вакыт сарыф ителгән. Әсгать Сәфәров: Шәймиевнең осталыгы Татарстан моделен булдырырга мөмкинлек бирде "Бүген без мөһим вакыйга шаһитлары: "Молодая гвардия" нәшрияты Минтимер Шәймиев турында китап чыгарды", – дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров китапны тәкъдим итү тантанасын ачып җибәреп. Ул китапның 6 декабрьдә Мәскәүдә тәкъдим ителгәнен искәртеп, чараның анда киң яңгыраш алган вакыйга булуын әйтте. Аннан соң "Татмедиа" агентлыгының китапны Казанда тәкъдим итү чарасын уздыру инициативасы белән чыкканын билгеләп узды. Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиевнең Президент вакытында киңкырлы эшчәнлеге, республика белән җитәкчелек итү дилбегәсен Рөстәм Миңнехановка тапшыру рәвеше сәясәтчеләр арасында зур ихтирамга лаек булганын шәрехләде. Тотрыксыз үсеш күзәтелгән шартларда Минтимер Шәймиевнең Татарстанның социаль-икътисади тормышында зур өлеш кертүен белдерде. Әсгать Сәфәров әйтүенчә, аның оештыру сәләте, дипломатлык сәләте, сәясәтче буларак таланты, ә иң мөһиме, халкына мәхәббәте Татарстан моделен булдырырга мөмкинлек бирде. Шәймиев идарә иткән чорда Татарстанның абруе күтәрелгәнен, аның социаль әһәмияткә ия инициативалар авторы булганына игътибарны юнәлтте. Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиев турында китаплар аз түгеллеген, әмма монысы аның шәхесе турында тулы күзаллау булдырырлык китап булуын билгеләп үтте. Ул моңа кадәр "Күренекле кешеләр тормышы" сериясендә Татарстаннан бары бер китап – Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы китабы дөнья күргәнен әйтте. Валентин Юркин: Китапта республика һәм Россияне коткару механизмы күрсәтелгән “Молодая гвардия” нәшрияты генераль директоры Валентин Юркин Казанда беренче тапкыр булуын шәрехләп, Татарстан башкаласыннан мөкиббән булуын белдерде. “Минтимер Шәрипович бүген безнең алда бөтенләй башка сыйфатта – китап герое һәм автордаш буларак килеп баса. Аның фикерләве һәм карашы китапны язучының да абруен күтәрә”, - диде ул. Юркин бу китапның сериядә аерым бер урынны алып торуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бу китап ил тормышында кызыклы мөһим чорлар колачлануы белән дә кыйммәтле. “Үзгәрешләр һәм реформалар чорында шәхеснең уйнаган роле күрсәтелгән”, - диде Валентин Юркин. Ул бу китапның энциклопедия дә, дәреслек тә, тарихи документ та булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, китапта республиканы, Россияне коткару механизмы күрсәтелгән. “Ул вакытта булган вазгыять турында Минтимер Шәймиев үзе сөйли – бу домино кебек, әгәр Татарстан күчсә, Россия дә XVII гасырда булган хәленә кайтыр иде. Шуңа күрә мин бу китапны энциклопедия, хакыйкый документ дим. Минтимер Шәриповичның үзенең шәхсән катнашуы да шаккаттыра – анда үз-үзең белән горурлану, мактану юк, бары тик реформа механизмы, республика һәм Россияне коткару механизмы күрсәтелгән”, - ди Валентин Юркин. Нәшрият җитәкчесе бу сериянең Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә популяр булуын билгеләп үтеп, китапның киң даирәдә танылачагына ишарәләде. Нурсөя Шәйдуллина: Китапны язу җаваплы, мактаулы, кызыклы эш булды Чарага журналист Игорь Цыбульский килә алмаган, автордашы Нурсөя Шәйдуллина үз фикерләре белән уртаклашты. “Бу сериядә китап язу җаваплы, мактаулы, кызыклы эш булып чыкты. Сериядә алдан ук билгеле язу тәртибе бар – кешенең туган вакытыннан алып, бүгенгесенә кадәр тормышын хикәяләү. Вакыйгаларның хронологик тәртиптә баруы зарур. Сюжет билгеле кебек, тик гади генә итеп язып булмауны аңладык, һәм безнең бурыч кыенлашты, чөнки Татарстанның беренче Президенты шәхесе искиткеч үзенчәлекле, аның гамәлләре киң колачлы. Бер кешенең тормыш юлында республика, илнең әһәмиятле вакыйгалары тупланган булып чыкты. Шуңа күрә безгә Татарстан, Россия тарихын җентекләп өйрәнергә туры килде”, - диде Нурсөя Шәйдуллина һәм китапны язганда ярдәм иткән шәхесләргә рәхмәтен җиткерде. Аерым алганда, ул 2002-2010 елларда Президентның матбугат хезмәте белән җитәкчелек иткән, бүген “Татмедиа” Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповның архив туплау эшенә өлеш кертүен билгеләп узды. Нурсөя Шәйдуллина Минтимер Шәймиев белән тыгыз мөгамәләдә булган шәхесләрдән сорашканда, мәгълүмат җыйганда, берсенең дә үтенечләрен кире какмавын рәхмәт сүзләре белән билгеләп узды. “Китап герое Минтимер Шәймиев безгә сөйләргә гел вакыт тапты”, - дип ул аңа түземлеге өчен рәхмәтен җиткерде. Хис-кичерешләре белән Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, академик Индус Таһиров, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар уртаклашты. Рафаил Хәкимов: Бүгенге нәтиҗәләргә шул чакта ук нигез салынды “Мине Минтимер Шәймиевнең биографиясе белән гаҗәпләндерү авыр. Ул процессларны мин үзем дә яхшы беләм, тик укый башлагач, минем өчен бик кызыклы китап булды бу, аерыла алмый укыдым, кызыклы итеп язылган ул. Без китапта республика тарихын Президент теленнән генә түгел, башка шәхесләр аша да күрәбез. Бу тарихчылар өчен чыннан да энциклопедия булган. Сез бу китабыгыз белән тарихчыларга эшне җиңеләйттегез”, - дип белдерде Рафаил Хәкимов. Ул бүген республиканың уңышын, төрле тармакларда алдынгы булуын, моның алдагы чор вакыйгалары, Минтимер Шәймиев идарә иткән вакытта гамәлгә ашырылган программалар тәэсире булуына басым ясады. “Бүгенге нәтиҗәләргә шул чакта нигез салынды”, - диде тарихчы. Ул нефть чыгару эшендә югары технологияләргә йөз тотылганын, шул ук вакытта экологиягә дә зыян салынмау кайгыртылуын билгеләп үтте. Суверенитет турындагы декларациянең әһәмиятенә тукталды. “Китап уңышлы килеп чыккан – беренче Президентның биографиясе ягыннан гына түгел, соңгы чирек гасырда республиканың тарихы ягыннан да”, - диде Рафаил Хәкимов. Ул Президент эшендә аек акыл белән эш итү генә түгел, бердәм команда ясау, төрле кешеләрне туплый белү мөһимлеген дә билгеләп үтте. Үзенең 17 ел Президент киңәшчесе булып эшләвен дә шәрехләде. Чыгышлардан соң, Минтимер Шәймиев берничә сорауга җавап та бирде. Чарада китапны татар, инглиз телләренә тәрҗемә итү турында сүз чыкты. Дәүләт Киңәшчесе моңа җавап итеп: “Бу хакта уйлыйсы бар әле. Вакыт күрсәтер”, – диде. Валентин Юркин тәрҗемәгә каршы булмавын әйтте. “Без Европа нәшриятларына да тәкъдим итә алабыз. Татар теленә дигәндә, бу инде изге эш. Мин үзем дә татар телен өйрәнә башларга кирәклеген аңладым”, - диде. Сездән мемуарлар көтәбез, кайчан күрербез дип сораучыларга ул: “Минем хакта болай да күп язылган. Мемуарлар турында уйлаганым юк”, - диде. Президентлыктан киткәч, гаиләгә карашы ничек үзгәрүе турында сораучыларга ул: “Картайган саен, иптәшеңне ныграк ярата башлыйсың. Ул сиңа кадерлерәк, якынрак була бара. Тормышның фәлсәфәсе шундый, чөнки башка төрле кыйммәтләр барлыкка килә. Һәркем шулай ди, һәм бу чыннан да шулай”, - диде Минтимер Шәймиев. Минтимер Шәймиев: Катлаулы чорда кадрларны саклап кала алдык Дәүләт Киңәшчесе иң катлаулы үзгәртеп кору чорларындагы хатирәләрен яңартты. “Бу гади вакытлар булмады. Шәһәр һәм район комитетлары секретарьларын җыярга кирәк иде. Ә алар барлык вакытларда хөрмәткә лаек кешеләр иде. Партия һәрвакыт уңышлы кадрларны күзәтте. Сайлап алу катгый иде. Үзгәртеп кору елларында “Бөтен хакимият – советларга” дигән шигарь дә барлыкка килде бит әле. 9 ай өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләдем. Шул вакытта бик авыр булды, шәһәр-район комитетларының беренче секретарьларына – “Әйдәгез, хәл итегез, теләсәгез, совет эшенә күчегез, сез тәҗрибәле, акыллы. Советка җитәкчелек итәргә тиешсез” дидем. Тынлык урнашты. Кемнәрдер партия мәнфәгатьләренә хыянәт итүче кебек карады. 70 процент өлеше сүзгә колак салды, бер өлеше партия яклы калды. Нәтиҗәсе искиткеч булды – без сирәк төбәкләрдән булып, кадрларны саклап кала алдык. Татарстанда бу зур казаныш. Күп кенә төбәкләрдә моңа ирешә алмадылар. Бу хәлиткеч роль уйнады. Үз эшен белүче, тугры кадрлардан башка үзгәртеп корулар вакытында нәрсә эшли алыр идек? Мин үзем дә совет эшенә күчәм дидем – шул вакытта Татарстан Югары Советы Рәисе итеп сайландым. Ул вакытта без республикада кадрларны саклап калдык. Аларның күбесе үз эшен башкарып, республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итә алды”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Китапның үзенә аеруча ошаган бүлеге турында кызыксынып сораучыга Минтимер Шәймиев үзе язган кыска гына кереш сүзе ошаганын әйтте. “Шактый катлаулы вакытта гамәлгә ашырылган зур һәм кечкенә гамәлләр, адымнарга яхшы бәя өчен рәхмәт. Шулай да әйтәм: мин начар түгел, әмма ул кадәр яхшы да түгел”, - диелгән анда. Без барыбыз да китапның автордашлары “Бүген минем хакта гел җылы сүзләр булды. Әмма ул кадәр яхшы булып булмый. Минем шуны әйтәсе килә: бирегә җыелган журналистлар, интеллигенция вәкилләре – без барыбыз да китапның автордашлары. Аралашу, тәнкыйть, кайвакыт әйтеп җибәрүләр, кисәтүләр булмаса, китапны язып та булмас иде. Без шаһитлар булып торабыз: суверенитет турында декларация кабул ителгән көннән башлап, без катлаулы юл үтәбез. Безне ничек кенә гаепләмәделәр. Шул ук вакытта без дәлилен таптык – дәүләт суверенитеты турында декларацияне беренче булып Россия кабул итте бит. Республиканың декларация кабул иткәннән соң да, катлаулы чорда да үсешне дәвам итүе күпләргә ошамады. Хәзер дә Рөстәм Миңнеханов шундый катлаулы вакытларда безнең республиканы алга этәрә”, - диде Шәймиев. М. Шәймиев: Бу Татарстан тарихы юлы. “Күренекле кешеләр тормышы” сериясендә ул сөйләнергә лаеклы Ул Татарстанның үзе турында шундый популяр сериядә язылуга лаек булуын билгеләп үтеп: “Әгәр ул елларда хакимияттә Шәймиев түгел, ә башка берәү булса, мин үзем дә аның тормышын танылган серия аша тәфсилләү яклы булыр идем. Бу Татарстан тарихы юлы. “Күренекле кешеләр тормышы” сериясендә ул сөйләнергә лаеклы”, - диде Минтимер Шәймиев. Без дөрес юлда! “Хәйрия эшләре башлангач, бөтенебез сизмәстән үзгәрдек, тирә-як үзгәрде. Җәмгыятьнең халәте бик мөһим. Совет чорында чиратта аракы өчен сугышалар иде бит. Эшкә Кремльгә барганда, торак, телефон, “Запорожец” сораучылар тора иде. Ә хәзер күпме җиңел машина! Сораулар, проблемалар гел булачак. Аның формуласы гади – әгәр теләсә нинди дәүләт, республика үзендә югары хезмәт хакы түләнә торган урыннар булдыра ала икән, казнага салым килә икән, тагы нәрсә кирәк? Мин сөенәм: без дөрес юлда”, - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе. Һәр сүз үлчәнгән булырга тиеш Ул хакимияткә килгән җитәкчегә хас булырга тиешле сыйфатларга тукталып: “Әгәр хакимияткә барасың икән, кешеләрне яратырга кирәк. Мин гел кабатлыйм: безгә беркемне айдан ташламадылар. Без ничек бар, шундый. Хакимияткә какшаган нервлар белән бармыйлар, һәм моңа зарланырга кирәкми. Син үзең теләгәнсең һәм сине сайлаганнар. Җитәкчеләр беркайчан артыгын ышандырырга тиеш түгел. Кешеләр сиңа ышангач, аны акларга кирәк. Һәр сүз үлчәнгән булырга тиеш”, - диде М. Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе “Яңарыш” фонды тарафыннан ниятләнгән барлык проектлар гамәлгә ашырылачагын әйтте. “Иң мөһиме – алар безнең күп милләтле халык тарафыннан кабул ителә”, - диде ул. Минтимер Шәймиев чыгышын тәмамлап, шушы көннәрдә генә үзенең статусы үзгәрүен дә әйтте – оныкчыгы туып, карт бабай булуы турында белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: