Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минтимер Шәймиевка Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелде

Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевка Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелде. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә. Шулай ук дәүләт һәм халык каршындагы хезмәттә казанышлары өчен мактаулы исемгә Мәскәү "Современник"  театрының сәнгать җитәкчесе Галина Волчек,  “Төньяк машина төзелеше предприятиесе” җитештерү берләшмәсе (Архангельск өлкәсе) судно җитештерү акционер җәмгыятенең слесарь-монтажнигы Алексей Иванов, Фәнни-тикшеренү институты - профессор С.В.Очаповский исемендәге 1нче өлкә клиник хастаханәсе (Краснодар өлкәсе) баш табибы Владимир Порханов, Саха Республикасының (Якутия) «Хангаласск урманчылыгы» Дәүләт казна оешмасы урманчысы Варвара Устинова лаек булды.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев