Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус киңәшчесе булды

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус киңәшчесе булды. Бу хакта Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова игълан итте. Биредә Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру уңаеннан тантаналы чара узды. Минтимер Шәймиев тантанада чыгыш ясап: "Мәдәниятләр, цивилизацияләр диалогы төшенчәсе безнең өчен аерылгысыз. Һичшиксез, кыска вакыт эчендә киң күләмле һәм колачлы эшләр Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә башкарылды", – диде. Ирина Боковага мөрәҗәгать итеп: "Безне аңлап, безнең омтылышларга бәя биргәнегез өчен рәхмәт сезгә", – диде Дәүләт Киңәшчесе. Ул Болгар һәм Зөядәге тарихи объектларны торгызу эшләре барышында республикада галимнәрнең куәтле командасы барлыкка килгәнен билгеләп узды. Ирина Бокова Минтимер Шәймиевкә хезмәте өчен рәхмәтен ирештереп, Аңа ЮНЕСКОның мәдәниятләр диалогы буенча махсус киңәшчесе булырга тәкъдим итте.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев