Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф белән очрашты

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бритта Рудольфф – Германиянең Коттбус шәһәрендәге Бранденбург университетының археология мирасын саклау буенча профессоры, ЮНЕСКО - ИКОМОС консультация органнары экспертларының берсе. Ул Бөтендөнья мирасы объекты булган Болгар тарихи-археология комплексы белән идарә итү планы эшчәнлеге консультанты булып тора. Бритта Рудольфф Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру буенча лекцияләр укый. Бүгенге очрашуда Татарстан һәм ЮНЕСКО арасындагы багланышларның алга таба яңа юнәлешләре, аерым алганда, ЮНЕСКО исемлегенә Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни ядкарьләреннән саналган мирас объектларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Мәсәлән, Татарстан халкы өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен әһәмиятеле булган Сабан туе һәм Каравон бәйрәмнәре. Бритта Рудольфф Сабан туе бәйрәмен Европа илләрендә, шул исәптән Германиядә дә үткәрелүен белүен җиткеде. ЮНЕСКО эксперты әлеге идеягә кызыксыну белдерде. Минтимер Шәймиев хәзерге вакытта Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе ярдәмендә Россия Федерациясе тарафыннан Матди булмаган мәдәни объектларны саклау турындагы халыкара конвенцияне ратификацияләү эше башланырга мөмкинлеген билгеләп үтте. «Конвенцияне ратифицикацияләү эшен алып барганда без үзебезнең матди булмаган мәдәни объектларыбызны тәкъдим итәргә әзер булырга тиешбез», - дип җиткерде ул. Бритта Рудольфф чарада катнашучыларга Бранденбург университеты (Коттбус, Германия) һәм Казан федераль университеты арасында мәгариф программалары һәм проектларын җәелдерү турында сөйләде. Уртак проектларның берсе – университетлар студентларының ике ил тарафыннан да кабул ителгән диплом алуларын һәм укытучылар, студентлар алмашуны оештыру. Аерым игътибар Бөтендөнья мирасын өйрәнүгә юнәлдереләчәк. Очрашуда “Яңарыш” фонды башкарма директоры, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, ИКОМОС Россия илкүләм комитеты вице-президенты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты проректоры, КФУ ның «Бөтендөнья мәдәни мирас» Ресурс үзәге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев