Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минтимер Шәймиев “Яровая пакеты” хакында: “Закон проекты ашыгып кабул ителде”

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Думасы депутатларының 24 июнь көнне узган сессиядә кабул ителгән “Террорчылыкка каршы тору турында”гы законга үзгәрешләр кертүгә карата (аны Ирина Яровая тәкъдим иткән иде) фикерен белдерде. Ул бу мәсьәләне бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында күтәрде. Закон проекты кабул ителде, әмма Дәүләт Думасының 147 депутаты моңа каршы тавыш бирде. Хәзер исә дин тотучылардан күп сораулар белән мөрәҗәгать итә, диде Дәүләт Киңәшчесе. “Законда төгәлсезлекләр, яки ачыкларга кирәк булган урыннар шактый. Җинаять Кодексына үзгәрешләр кертелгәндә, моны бигрәк тә исәпкә алырга кирәк. Закон проекты ашыгып кабул ителде, ул резонанс тудырды һәм җәмәгатьчелек тә бу хакта фикер алыша башлады”, - ди Минтимер Шәймиев. Мисал өчен, закон проектында, миссионерлык эше белән теркәлү узган оешмалар гына шөгыльләнә ала, диелгән. Махсус билгеләнгән урыннарда миссионерлык эше белән шөгыльләнү мөмкинлеге хакында язылган. Моны үтәмәүчеләргә 1 млн сумга кадәр штраф каралган. “Кайбер конфессияләргә бу туры килә, ә икенчеләренә юк. Мисал өчен, өйдә ничек итеп ифтар уздырырга мөмкин. Ул догадан башка үтми. Аларны кем дә булса контрольда тотарга тиешме? Контрольда тоткан очракта, ни рәвешле? Никахны ничек укырга, туганнарны кунакка ничек дәшәргә һәм дога кылырга, кеше үлгәннән соң аның өчесен, җидесен, кырыгын ничек уздырырга? Намазны да берничә тапкыр укыйлар”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук башка конфессия вәкилләренең дә үзенчәлекләре булуын билгеләп үтте һәм закон проектының ашыгыч рәвештә кабул ителүен кабат ассызыклап, үз фикерен җиткерде. “Иртәгә Закон проекты Федерация Советында каралачак. Федерация Советындагы үзебезнең вәкилгә мин закон проектын хуплаудан тыелып торырга киңәш итәр идем. Бу законны кире кагарга дигәнне аңлатмый. Вакыты җиткәч, депутатларның яңа составы аны карар. Бу законлы гамәл булачак. Безнең вәкилләр позициябезне җиткерергә тиеш дигән фикердә мин”, - диде Минтимер Шәймиев. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлеге закон проектының резонанслы булуын билгеләп үтте. “Кайбер сәбәпләр аркасында, кырыслану бара. Әлеге законның кайбер өлешләре тормыш чынбарлыгына каршы килүе безне дә сагайта”, - диде ул һәм Федерация Советы вәкилләре — Олег Морозов һәм Илдус Әхмәтҗановка парламент исеменнән Минтимер Шәймиев фикерен җиткерүне йөкләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев