Минтимер Шәймиев уку йортларында Татарстан Конституциясе нигезләре дәресен кертергә тәкъдим итте
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мәктәпләрдә, югары уку йортларында Татарстан Конституциясе нигезләре дәресен кертү кирәклеген билгеләп узды. Бу тәкъдиме белән ул беренче Конституцион укуларда мөрәҗәгать итте. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, “Казан федерализм һәм гавәми сәясәт үзәге” оешмасының фәнни программалар директоры Рафаил Хәкимов, Казан федераль университетының юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы Борис Железнов һәм башкалар катнашты.
Конституция нигезләре буенча белем бирү кирәк
“Шактый гына катлаулы чорны уздык. Без Татарстан Конституциясен Россия Федерациясенә караганда да иртәрәк кабул иттек, бу бер дә җиңел булмады. Узган елда Конституция судының юбилеен билгеләп үткәндә дә бу хакта сөйләгән идек”, – дип, Минтимер Шәймиев мәктәп баскычыннан ук, Конституциянең әһәмияте буенча белемне арттыру һәм еллык конституцион укуларны оештыру кирәклеген билгеләп узды.
“Бу турыда Конституция кабул ителгән елларда сөйләү авыррак булыр иде. Хәер, ул вакытта да сөйләп була иде, ләкин ул вакытта әле заманалар тыныч түгел иде, күп әйбер үзгәрә алырлык иде. Тулаем алганда, мин безнең Конституция үзенең 25 еллыгын вакыт белән сыналган, гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен үти һәм яклый алырлык документ халәтендә каршы ала дияр идем. Шуңа күрә мин киләчәктә Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституцияләре нигезләрен өйрәнүне оештыруны тәкъдим итәр идем. Бу хакта Россия масштабларында да әйтелә, әмма конкрет эш күренми. Демократик үсештә балаларны һәм киләчәк буынны ничек итеп хокукый кырсыз тәрбияләмәк кирәк?! Без һәрвакыт моңа омтылдык. Демократик җәмгыять гражданнарның хокуклары һәм ирекләрен тәэмин итмичә була алмый. Юбилей сылтавы белән дә бөтен республика буенча мондый эшне уздырырга кирәк”, - дип, Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, әлбәттә, бу ныклы әзерлекне таләп итә. “Укытучыларны да әзерләргә кирәк. Мәктәпләргә, вузларга барып, актив эш башлау зарур. Мин моны бик мөһим дип саныйм. Конституция – ул төп закон, ә төп закон үзенә хөрмәт таләп итә. Шулай булырга тиеш”, – диде Минтимер Шәймиев.
Депутатлар колагына киңәшләр
Дәүләт Киңәшчесе депутатлар колагына да киңәшләрен җиткерде. Аның әйтүенчә, депутатлар корпусы үзгәреп тора, ә алар барысы да Конституция нигезләрен белеп бетерми. Минтимер Шәймиев парламентта федераль законнарны караганда да, Конституцияне бик яхшы белү кирәклеген әйтте. “Депутатлар корпусы нык әзерлекле булырга тиеш. Дәүләт Советында көн тәртибендәге аерым сораулар каралганда да, индивидуаль әзерлекле состав булырга тиеш. Депутатлар Дәүләт Советы утырышына әзерлекле булып килергә тиеш. Фәрит Хәйруллович, сорауларга күбрәк сез җавап бирәсез бит. Ә белем ягыннан фракция җитәкчеләре дә, депутатлар да тигез булырга тиеш, шуңа күрә моңа аерым игътибар юнәлтүне сорыйм”, – дип киңәш бирде Минтимер Шәймиев.
“Бу хакта кычкырып сөйләргә кирәк!”
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, белемлелек ул, беренче чиратта, Конституцияне белүдә чагылыш таба. Ул ачыклык, хәбәрдарлык, аңлату җитмәү проблемасын да билгеләп үтте. “Конституция, төрле сәяси вакыйгалар белән бәйле бәйрәмнәрнең нинди сәбәп белән уздырылуын да белмибез, тарихи фактларны яшерә башлыйбыз. Гаммәви мәгълүмат чараларында да хәбәрдарлыкны арттыру зарур. Суверенитеттан берни калмады диючеләрне дә ишетергә туры килә”, – дип, Минтимер Шәймиев бу нисбәттән Конституциянең 1 нче маддәсен укып, эчтәлеген искәртте һәм аны беркем үзгәртә алмавын, бары тик Татарстан халыклары референдумы аша гына үзгәртү мөмкин булуын әйтте. “Бу хакта аз сөйлибез, бу турыда кычкырып сөйләргә кирәк. Суверенитет һәрвакыт 100 процент дәрәҗәдә була алмый. Килешү нигезендә чикләнгән вәкаләтләрдән тыш, калганыннан күкрәк киереп файдалана алабыз бит. Бу хакта укулар аша күбрәк сөйләргә кирәк”, – диде ул.
“Вәкаләтләр бүленеше булырга тиеш, әмма Конституция нигезендә генә”
Минтимер Шәймиев Россиядә федератив корылыш мәсьәләсенә тукталып, бу юнәлештә күбрәк шөгыльләнергә кирәклеген әйтте. “Федераль законнар һәм үзебезнекеләр арасында буталчыклар аз булмый. Вәкаләтләрне чикләү проблемасы гадиләрдән түгел. Бу проблема федератив дәүләттә төшеп кала алмый. Федераль законнарны кабул итү кырында вәкаләтләр төгәл бүленмәгән моментлар күп. Хәзер вәкаләтләрнең бер өлешен субъектларга бирү мәсьәләсе янә күтәрелә – игътибар белән карарга кирәк: нинди вәкаләтләр, нинди нигездә, нинди мандатларга. Әллә бу бюджетта акча җитмәгән вакытта бирелә, әллә җәмгыять вәкаләтләрнең бер өлешен Россия субъектлары карамагына бирүгә чынлап җитлектеме?! Федераль дәүләт дип әйтәбез, ә күпме параллель структуралар бар! Әлбәттә, вәкаләтләр бүленеше булырга тиеш, әмма бу Конституция нигезендә генә булырга тиеш”, – дип басым ясады Дәүләт Киңәшчесе. Ул Россия Конституциясендә Россиянең күпмилләтле ил булуын гәүдәләндергән һәм аның әһәмиятенә басым ясаган маддәгә тукталып, аның каравы, телләр буенча сорау һаман да “авырткан” нокталарның берсе булып кала бирүен шәрехләде.
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хокукый белем бирү географиясен киңәйтүгә уникаль мөмкинлегебез бар”
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конституцион укуларның ел саен уздырылачагын билгеләп үтте. Ул Минтимер Шәймиевне хуплап, мәктәпләрдә, югары уку йортларында хокукый белемне күтәрү кирәклеген ассызыклады. Моңарчы үткәрелеп килгән ачык дәрес, парламент дәресләре генә җитмәвен искәртте. “Безнең мәктәп, вузларда хокукый белем бирү географиясен киңәйтүгә уникаль мөмкинлегебез бар, чөнки Конституцияне эшләүдә катнашкан шәхесләр әле безнең арада исән-сау. Аларны да ачык дәресләргә чакырып булыр иде, моның буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшергә кирәк”, – диде.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин, Президент Указы буенча, республиканың 100 еллыгына әзерлек программасы кысаларында да Татарстан халыкларының хокукый белемен арттыру мөмкинлекләрен барлап чыгып булуны билгеләп узды.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев