Татар матбугаты
Минтимер Шәймиев пенсия реформасы турында закон проектына карата фикерен белдерде
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев пенсия реформасы турында закон проектына карата фикерен белдерде. Бу хакта ул кичә милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының VII форумыныңпленар утырышында әйтте.
Аның фикеренчә, пенсия реформасын иртәрәк башларга да була иде. Хәзер гомер озынлыгы арта барганда, реформаның котылгысыз булуын билгеләп үтте. "Аннан башка булмаячак та. Әгәр дә без пенсионерларыбызның билгеле бер вакыттан соң тиешле тупланмалары булып, үзләренә лаеклы картлык тәэмин итеп, дөнья күреп йөрүләрен теләсәк, бүтәнчә булмый. Без чит ил санаторийларында пенсионерларның күп булуын күрәбез. Көнләшеп тә куярлык. Мондый система үзен үзе аклый. Иң авыры - күчеш чоры", - диде Минтимер Шәймиев.
- Дәүләт Думасы хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен63 кә, ир-атларныкын 65кә кадәр арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев