Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Минтимер Шәймиев гел халыкка ышанып эшләде, халык аны авыр вакытларда да, аңа куркыныч янаганда да хуплады" - Индус Таһиров

Тарихи борылышларда Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бик күп борчулар аша узарга туры килде. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевкә багышланган яңа китапны тәкъдим итү чарасында чыгыш ясаган академик Индус Таһиров белдерде. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Россия һәм якын чит илләр тарихы кафедрасы профессоры китапны язучыларга мөрәҗәгать итеп: “Бик зур хезмәт куйганнар, чөнки алар Минтимер Шәймиев белән эшләгән, аралашкан күпме кеше белән очрашкан. Андагы хатирәләр Минтимер Шәймиевнең тарихи процессларда тоткан роленә тагы да куәт өсти”, - диде. “Шәймиев шәхесе тарихта зур роль уйный. Әмма мин аның күпме борчу аша узганын билгеләп үтәр идем. Мөһим карарлар кабул ителгәндә, аңа пычак өстеннән диярлек йөрергә туры килде. Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне генә алыйк. Бу декларация – беренче Президентның олы тырышлыгы нәтиҗәсе. Мин, бу документны әзерләү шаһиты буларак, документның Шәймиев казанышы белән кабул ителгәнен әйтә алам. Катлаулы мизгелләр күп булды. Без хәзер генә китапларда референдум җайлы узды дип укыйбыз, ә бит ул вакытта татарлар 48 проценттан гына артык булып, аларның күбесе каршы да чыккан иде. Татарстан суверенитеты кирәкме-юкмы – бу зур сорау булды. Конституцион суд та булды, безгә янадылар да. Ельцин каршы тавыш бирергә кушкан иде. Аннан соң Шәймиев чыгыш ясады. Аңа ничек авыр булгандыр, күңеле аша күпме эчке кичерешләр үткәрергә туры килгән. Ул суверенитетка "әйе” дип әйтерлек итеп чыгыш ясады”, - дип белдерде Индус Таһиров. Академик Минтимер Шәймиевнең барлык карарларны кабул иткәндә, җиде тапкыр уйлап, бер тапкыр кисүен әйтте. “Иң мөһиме – Минтимер Шәймиев гел халыкка ышанып эшләде, халык аны авыр вакытларда да, аңа куркыныч янаганда да хуплады”, - диде Индус Таһиров.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев