Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Миңнеханов һәм Селифанов әйләнә-тирә мохитне саклауда хезмәттәшлек турында фикерләште

Сөйләшү барышында Татарстан белән табигатьне саклау прокуратурасы арасындагы багланышларның башка перспективалары да каралды.

Бүген Казанда, ТР Хөкүмәте йортында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин да катнашты.

Сөйләшүдә Татарстан белән табигатьне саклау прокуратурасының Идел сулыгында, шулай ук аерым саклаудагы табигать зоналарында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законлылык тәэмин ителеше буенча хезмәттәшлек перспективалары турында сүз барды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев