Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Министрга сорау бир

30 августта РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Бөтенроссия ата-ана җыелышын уздырачак. Әлеге җыелыш 4нче тапкыр оештырылачак, узган еллардагыча, чара видеоконференция форматында узачак. Ведомство сайтында онлайн трансляция дә булачак, димәк җыелышны дөньяның төрле нокталарыннан күзәтеп булачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен Бөтенроссия ата-ана җыелышы – аларның фикерләрен, кайгырткан мәсьәләләрен, гамәлдәге проектлар һәм программаларның нәтиҗәлеге турында белә алу мөмкинлеге. Министрга сорауларны хәзер үк биреп була. Россия мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында “Бөтенроссия ата-ана җыелышы” (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлеге эшләп килә. Чараның генераль партнеры – Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау милли ата-аналар ассоциациясе.  
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев