Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Минем Путин буласым килә!" - Арслан Сибгатуллин

Дүрт яшьлек Арслан Сибгатуллин башкаруында «Священная война» җырына клипны Интернетта йөз мең тапкыр караганнар. Шәрехләрдә соклану, ата-анага рәхмәт сүзләреннән башлап, балага карата тиешсез мөнәсәбәттә гаепләүгә кадәр чагылыш таба. Арсланның әти-әнисе әлеге роликны Интернетка Җиңү көне белән котлау максатыннан куйган. «Без әле дә мактау сүзләре ишетәбез. "Шундый ватанпәрвәр ул тәрбияләгән өчен зур рәхмәт, тавышы нинди матур! " кебек сүзләр, нигездә», – дип сөйләде «Татар-информ» корреспондентына Арсланның әнисе Фәрит Бикчәнтәев укучысы, Камал театры актрисасы Гузәл Сибгатуллина (Минакова). Аның сүзләренчә, ролик Интернет буенча таралган, аны үз аккаунтларына шоу-бизнес йолдызлары урнаштыра, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та клипны үз аккаунтына куйган. Гүзәл сөйләвенчә, ул узган елда улын Казан балалар бакчалары арасында уздырылган Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Талантлы бала” бәйгесенә әзерләп, аңа «Туган тел» шигырен өйрәткән. «Интернетта әлеге ролик барлыкка килгәч, безне шунда ук күреп алдылар, Беренче каналдан шалтыратып, тапшыруда катнашырга чакырдылар. (Максим Галкин белән «Лучше всех» тапшыруы — ред.ис.) Без бер атнадан соң анда бардык. Безгә малаегыз бик булган диделәр. Әмма әлеге тапшыруда Гамлетны дүрт тапкыр сөйләгәннәр. Шуңа күрә башка әсәр өйрәнергә куштылар», – дип уртаклаша Арсланның әнисе. «Сүз уңаеннан, ул "Священная война" җырын башкаргач, алар бик сокланды, әмма сугыш темасын куллана алмауларын белдерде. "Туган тел" дә аларга бик ошады, ләкин бөтен илгә танылган, барлык кеше белгән әсәр кирәклеген әйттеләр. Августта яңа чыгыш белән килергә куштылар», – дип сөйләде Гузәл Сибгатуллина. Беренче канал продюсерлары репертуар мәсәләсен чишкәндә, клип малайны бөтен илгә һәм аннан читтә дә танытты. Арсланның үзе белдерүенчә, аңа драматик сәнгатькә караганда, вокал чыгышлар күбрәк ошый. Әмма аның тагын бер максаты бар – ул бөтен дөньяда тынычлык булдырырга тели. «Минем Путин буласым килә!», – диде Арслан Сибгатуллин. «Беләсезме ул ничек илне саклый? Ул илне солдатлар белән саклый. Ул аларга шалтырата һәм алар аны тыңлый. Һәм шунда ук сугышка китәләр», - дип аңлатты ул. Тагын кечкенә артист «Я попрошу за всех детей войны» шигырен сөйләгәндә, аның елыйсы килүен белдерде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев