Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Минем күпме әйтелмәгән сузлерем калды, купме сораулар калды..." - Шәфәгать Салиховның кызы

Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак танылган, Салават үзе дә “Бер егет гармун сайлый” җырын нәкъ менә аңа багышлап җырлавын яшерми иде. Яраткан ирен, әтиләрен югалткан Шәфәгать Салихов гаиләсенең бик авыр вакытлары… Хатыны Лариса аннан 19 яшькә кече. Гаилә коруларына 20 ел тулган булган. Алар 1997 елның 25 июлендә гөрләтеп туй итә. Уллары Рубинга 18 яшь. Педагогика көллиятендә укый. Төпчек кызы Миләүшәгә октябрьдә генә 15 яшь тулган, ул 8нче сыйныфта укый. Әтисен югалтуны кыз аеруча авыр кичерә. Бүген ул әтисенең Инстаграмында яңа пост калдырган: “Исәнмесез. Әлеге аккаунтны әтием белән бергә алып бара идек. Алга таба үзем генә алып барам… Истәлек булсын. Әтием бу аккаунтның үсүен тели иде. Бер ни дә әйтә алмыйм, бик авыр” дип яза Миләүшә Салихова. Комментарийларда 130лап кеше аларның авыр кайгысын уртаклашып, сабырлык теләп яза. Үзенең шәхси битендә дә Миләүшә өзгәләнеп “Минем күпме әйтелмәгән сузлерем калды, купме сораулар калды. Мин сине бик яратам. Син минем янымда һәрвакыт. Син минем фәрештәм. Төшләремә кер көн саен, зинһар” дип яза.
tatar-today.ru
Фото: instagram.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев