Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Минем гомерем заяга узмаган" - Рүзәл Юсупов

Кичә Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Юсуповның 80 яшьлегенә багышланган кичә уздырылды. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты. Тантананы институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул, Рүзәл  ның эшчәнлеген бәяләп, аңа теләкләрен җиткерде. “Рүзәл Абдуллаҗановичның тормышы тулысынча педагогика уку йорты белән бәйле булды. Ул 1986 елдан алып 2006 елга кадәр университетыбыз белән җитәкчелек итте, шулай ук татар тел белеме кафедрасы мөдире вазифасын башкарды. Рүзәл Юсупов дәүләт эшлеклесе дә әле: 1990-1995 елларда ТРның Дәүләт Советы депутаты булды. Бүген дә ул - тел язмышы, телнең чисталыгы һәм сафлыгы өчен янып, көеп йөрүче хезмәттәшләребезнең берсе. Башкарган эшләрегезнең дәвамлы булуын телим!”, - диде институт директоры. КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев Рүзәл Юсуповвны Казан федераль университеты һәм шәхсән үзенең исеменнән котлады. “Күз тимәсен, Рүзәл абый бер дә картаймый. Рүзәл Абдуллаҗанович җитәкләгән педагогика университеты авыр елларда бик әһәмиятле урын тотты. Ул мәдәният, фән, мәгариф үзәге булды. Моңа ирешер өчен, Рүзәл Юсуповның күпме көч түккәнен барыбыз да белә. Сезнең тормыш юлыгыз гел университет белән үрелеп барды. Сезнең кебек шәхесләр булганга күрә, безнең университетыбызның да дәрәҗәсе югарыга күтәрелә. Рүзәл абый белән сөйләшкәннән соң, аның никадәр акыллы һәм зирәк кеше икәнен аңлыйсың. Аннан тормыш рәвешен дөрес алып баруны өйрәнеп калырга кирәк”, - диде ул. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлау сүзен: “Сезне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котларга рөхсәт итегез", -дип башлады. Аннан соң юбилярга теләкләрен җиткерде. "Сез бөтен гомерегез буенча туган халкыгызга җиң сызганып хезмәт иттегез. Югары уку йорты ректоры буларак, мәктәпләрдә туган телебезне үстерүгә, республикабызның төрле өлкәләре, аеруча журналистика тармагы өчен, туган телне камил белүче белгечләр әзерләүдә зур өлеш керттегез. Журналистлар белән тыгыз элемтәдә тордыгыз, кирәк чакта тәнкыйтьләдегез, кирәк чакта хупладыгыз, республикада татар журналистикасын үстерергә ярдәм иттегез. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев бик катлаулы, авыр еллар чорын пычак йөзе аша уздык, дип әйткән иде, сезнең хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Дәүләт Советында мөһим законнар кабул ителгәндә, Сезнең ялкынлы чыгышларыгыз, тирән фикерләрегез, әлбәттә, исәпкә алынды – дискуссияләр бик көчле иде. Сезнең эшчәнлекне республика җитәкчелеге югары бәяли һәм зур рәхмәтләрен җиткерә”, - дип билгеләп үтте ул. Римма Ратникова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары исеменнән рәхмәт сүзен әйтте. “Безнең өчен татар телен үстерү, милләтебезне саклау һәм телебезне фән дәрәҗәсенә күтәргән кешеләрнең кыйммәте чиксез. Алар арасында әйдәп баручы буларак Рүзәл Юсупов тора. Бөтен Татарстан укытучылары, министрлык хезмәткәрләре һәм мәгариф министры Рафис Борһанов исеменнән котлауларыбызны ирештерәм”, - диде ул. Лилия Әхмәтҗанова мәгариф министры Рафис Борһанов исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды. “Минем 80 яшькә кадәр яшәрмен, дип уйлаганым да юк иде. Үземне карт кеше дип һаман да хис итә алмыйм: сакалым да юк, таякка таянып та йөрмим, Аллага шөкер. Мин сезнең алдыгызда хисап тотам, шуны әйтәсем килә: минем гомерем заяга узмаган. Мәгънәле яшәдем кебек, кимчелекләр һәм җитешсезлекләр булгандыр, чөнки идеаль кешеләр юк. Әмма гомумән алганда, тормышым кызыклы һәм күңелле, авыр һәм кайгылы вакыйгаларга бай булды. Мин әллә кем түгел, казанышларым шактый булса да, үземне гадәти кеше дип саныйм. Тырышканда бит һәркем булдыра ала, ә тырышу булды, ансыз берничек тә яшәп булмый”, - диде Рүзәл Юсупов. Академик үзенең озак яшәү сере белән дә уртаклашты. “Түбәндәге әйберләрне һәрвакыт истә тотарга кирәк: кеше максат куеп яшәргә, үҗәт һәм сабыр булырга тиеш. Вакытны бушка уздырырга ярамый, аның кадерен белеп яшәргә кирәк. Бер сәгать тә буш калмасын. Мин эш белән ялны дөрес итеп бүлеп яшәдем. Горурланып әйтә алам: мин лаеклы гомер кичердем. Әлеге кичәне оештыручыларга зур рәхмәт!”, - диде юбиляр. Рүзәл Юсуповка чәчәк бәйләмнәре, Казан федераль университеты исеменнән медаль, картина тапшырылды.
  • Йосыпов Рүзәл Габдуллаҗан улы 1938 елда Әтнә районы Кышкар авылында туган. Тел галиме. Филология фәннәре докторы (1982), профессор, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
  • Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение Комитетында редактор булып эшли.Тел белгече, галим Рүзәл Юсупов чагыштырма типология үсешен, рус һәм татар телләренең үзара йогынтысын өйрәнә, тел культурасы белән бәйле мәсьәләләрне тикшерүгә зур өлеш кертә. Ике йөзгә якын фәнни хезмәт, шул исәптән егерме монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмасы авторы.
  • Рүзәл Юсупов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча фәнни мәктәпне нигезли, әлеге юнәлештә аспирантура һәм докторантура белән җитәкчелек итә, докторлык диссертацияләре яклау советының рәисе булып тора. Татарстан һәм татарлар тыгыз яшәгән башка төбәкләрдә укытучылар тарафыннан киң кулланыла торган дәреслекләр яза, программалар төзи. Галим татар теленең лексик-семантик нормалары турында яңа дәреслек булдыру, мәктәптә һәм югары уку йортларында татар телен укыту методикасын яхшырту өстендә эшли. Рүзәл Юсупов Татарстан Республикасы Югары Советының депутаты, милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиянең рәисе булып торган.

Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев