Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Минем гаилә ядкарьләре" бәйгесенә гаризалар кабул ителә

1 сентябрьгә кадәр "Все краски мира" республика проекты кысаларындагы "Минем гаилә ядкарьләре" социаль мөһим проектлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгедә башлап эш итүче үзиреклеләр һәм үзиреклеләр төркемнәре, шулай ук кисәтү проектларын тормышка ашыруда тәҗрибәсе булганнар да катнаша ала. Шулай ук катнашуга гаилә әгъзаларының берсенә яки икесенә дә 30 яшь тулмаган гаиләләр дә чакырыла. Бәйгедә 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. 15 июльдән 1 сентябрьгә кадәр бәйгенең читтән торып үткәрелә торган этабы һәм заявкалар җыю башкарыла. Гаризаларны ksddrt@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. 3 сентябрьгә кадәр турыдан-туры этапка үтәчәк проектлар сайлана. Бәйгенең төп этабы 3-8 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү 15 декабрьгә кадәр башкарылачак. Милләтара мөнәсәбәтләр, үзиреклеләр хәрәкәте һәм яшьләр сәясәте үсеше өлкәсендәге белгечләр кергән жюри 6 проектны сайлап алачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм проектны тормышка ашыруга 20 мең сум акча белән бүләкләнәчәк.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев