Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Минем булган бар нәрсәм - яраткан хатын-кызларымнан - кечесеннән алып, олысына кадәр" - Минтимер Шәймиев

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 8 март алдыннан “Татарстан” журналына биргән интервьюда гаиләсендәге хатын-кызлар турында сөйләгән. Минтимер Шәймиев гаиләдә тугызынчы бала булып туган. Ул тормышта барысына да әнисе Нәгыймә өйрәтүен, әнисенә гаиләне туендыру бер дә җиңел булмавын искә алган. “Кайчак ул юктан да - ниндидер үләннәрдән, кычытканнан, кыштан соң, казып алган өшегән бәрәңгедән тәмле итеп ризык әзерли, кабартмалар пешерә иде. Булдыра алганча тырышкан инде. Без тамак туеп, уенга чапканда, әнинең шатлыктан балкыган күзләрен әле дә хәтерлим”, - дип сөйли Татарстанның Беренче Президенты. М.Шәймиев әниседәй кайгырткан Дөргалия апасын, китапка мәхәббәт уяткан Мәрзия апасын да яхшы сүз белән искә алган. Татарстанның Беренче Президенты Сәхипҗамал әбисен легендар кеше дип атый. “Әбиләрдән оныкларга рухи байлык күчә. Мин хәзер “Яңарыш” фонды эшләре белән шөгыльләнгәндә, әлеге кыйммәтләрне оныкларыма бирергә омтылам”, - дип әйткән ул. Хатыны Сәкинәгә ул бер күрүдә гашыйк булган. "Тик аның Президент хатыны буласы килмәде", - ди Минтимер Шәймиев. “Безнең үз хуҗалыгыбыз, директор йорты бар иде. Аңа барысы да ошый иде, җәннәттәгедәй яшим, дип әйтә иде. Казанга барасым килми, диде. Ә мин Президент булгач, президентлык кайчан бетәр инде, дип, һаман көтте. Мин аны, шаярып, өйдәге оппозиция, дип йөртә идем", - дип сөйләгән М.Шәймиев. Ул киленнәренә яхшы карашта булуын, улларының хатын сайлавына тыкшынмавын әйткән. Киленнәре, Шәймиев сүзләренчә, искиткеч оныклар бүләк иткән. “Оныгым Камилә бик эшлекле, үткен. Кияүгә чыккач, нинди булыр икән дигән идем - шундый ук командирша. Бик әйбәт әни булды. Улы Роберт өчен үлеп тора. Улым Айратның кызы Ләйлә туган көнемә бүләк булды. Шалтыратты да: "Әти, бүләк ал!", диде улым. Хәзер безнең туган көннәребез бергә", - дип уртаклашты Шәймиев. Татарстанның Беренче Президенты, әгәр бер өстәл артына җыя алсам, әбидән алып оныкчыгыма кадәр рәхмәт әйтер идем, ди. “Миңа шундый бай, кызыклы тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт. Бу тормышта минем белән яшәгәннәре өчен. Миңа шундый яхшы балалар, оныклар һәм оныкчыклар бүләк иткәннәре өчен. Минем булган бар нәрсәм - яраткан хатын-кызларымнан - кечесеннән алып, олысына кадәр ”, - дигән Татарстанның Беренче Президенты.
Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев