Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Минем байлыгым – акыл" - Алмаз Хәмзин (әңгәмә)

Композитор, сатирик “Чаян” журналының бүлек мөхәррире Алмаз Хәмзин баю серләрен беләм дигәч, шуларны ачыкламакчы идек. Әмма, сатирик сөйләгән киңәшләр кесәгә акча өсти торган әйбер булып чыкмады.
- Баер өчен нишләргә кирәк?- Аферист булырга кирәк. - Эшләп баеганнар юкмы? - Алай баеп булмый. Бар бик сирәк кенә. Менә берәү телефон уйлап чыгарган. Анысын кабул итәм. Безнең илдә кешене талап баю җайлырак. - Сез байый аласызмы? - Баерга теләк юк. Мин ул байлыкны саклап йөрүгә корылмаган. Байлыгымны мин таратып йөрим. Ул миңа байлыктан кыйммәтрәк. - Кеше байыйм-байыйм дип эшли. - Нормаль кешеләргә исәпләмим дә мин аларны. - Байыйм дигән кешегә нишләргә? - Олы юлга чыгарга инде? - Олы юлда нәрсә бар соң анда? Олы юлның тузаны гына. - Ул бит элекке ысул. Баеганнарны талап баерга. - Олы юлның тузаны җырында баю турында сүз бара микәнни? - Минем аны уйлаган бар. Тукай әйтмешли, безнең татар такмакларыннан да мәгънәсез әйбер юк. Ләкин башка халыкларда анысы да юк. Тәрәзә төбендәге гөл турында сөйли дә, кисәк кенә кеше халәтенә күчә. Нилектән килеп чыга? Бу теге вакыттагы, Явыз Иван вакытында башка сугудан калган. Тик кенә утыр дип хәзер дә башка сугалар. Кеше эзоп теленә, читләтеп сөйләшүгә күчә.  Ул җырларга да кереп киткән. Авыл капкасын чыккач та, Күтәрелде томаннар. Дөнья хәлен белеп булмый, Сау булыгыз, туганнар. Нинди катнашы бар туганнарның томаннарга? Томанның кеше халәтенә ни катнашы бар? Парадокс. Бу мәгънә эзләп эзәрлекләүдән куркудан килеп чыккан. Фикер качырылган, читләштерелгән. Башка халыкта бу да юк. - Элекке заманда татар җырлары башка төрле булганмыни? - Хәзер бит татар андый формада язмый. Беренче ике юл белән өченче-дүртенче юллар чагыша. - Монысы булса да бар. Татар кешесе бәлки үзе шундыйдар: бер нәрсә уйлый, икенчене яза, өченчесен эшли. Менталитеты шундыймы әллә? - Кешесенә карап. Мин экспериментлар ясарга яратам.  Шундый кешеләр күрсәм, мин кызык ясарга керешәм. Бу дөньяда ник яшим мин? Кызыгы шул – баеп булмаганны белеп торам, баерга тырышмыйм да. Берәүләр байый, байлыгын югалта, тотыла, хәсрәткә бата, баерга маташу аркасында акылсыз калалар. Үзең булып калып, шуларны карап боргалана-сыргалана яшәве кызыграк. Ничек булып бетә боларның язмышы дип карап утыру кызыграк. - Ничек бетә соң? - Гадәттә ул гадәтичә. Империя таркалган кебек таркала. Чөнки җир астындагысы да, өстендәгесе дә мәгълүм. Чөнки баерга теләүче башканыкын тартып алырга тырыша. Бу каршылык тудыра да ничек алар чукынышып бетәләр – шул кызык. Алар белеп шулай эшлиләрме икән? Белеп шулай эшләсәләр, мин аларны кеше дип уйламас идем. Белеп эшләсә – ахмак. Байларның акыллылары сирәктер. Ахмаклары күбрәк. Ни җитә тыныч яшәргә, саташмыйча йокларга? Шуннан да зур байлык юк бит инде. - Әгәр син акыллы икән, нигә бай түгел дигән гыйбарә дә бар. - Минем байлыгым – акыл. - Бүлмәгездәге иң зур байлык нәрсә? - Сәламәтлек. Йөрәктән нидер сырланып чыга да, “Чаян” аркылы укучыларга барып җитә. Аңа да байлык керә. Шуннан да зур байлык юк. Безгә байлар тиенләп тә атмый, без хәрефләп ыргытабыз. Укучының үз фикере минеке белән тәңгәл килә икән, аңа аннан да зур байлык юк. Ул үз фикерләрендә ныгый ала. Мин сәхнәдән үз фикерләрем белән бүлешәм. Концертта күрәм. Туп-туры карап, дөресен сөйлисең, тамашачы утыргычка кача. Халкыбыз куркак. Халыкның иң зур байлыгы халыктан качкан. Куркаклык калган. Безгә акыллы булырга кирәк. Шул рәвешле дәрәҗәне күтәрергә кирәк. - Сәхнәдән дөресен сөйләгәнгә кеше куркамы? - Курка. Утыргычына сеңә. Мин монда юк идем ди, кешегә карый әле. Ә яшьләр маймыллануга күбрәк игътибар бирә. Пластика көчле, сикерәләр. Кешегә кызык, көләләр. Карыйм да шуларга, сатира сөйләргә кирәк дип уйлыйм. Көлмәсеннәр. Ләкин тәнәфескә чыгам, иң беренче килеп минем кулны кысалар. Тегеләрне тыңлый да - шырык-шырык. Өенә кайта да, мәсхәрәләнеп утыра түгелме соң? Шуны уйлана ул. Кайбер кеше киенә белми бит. Киенә. Кеше шулай нәрсә сөйләргә кирәген дә белми, сөйли. Борыны кипмәгән, тормыш тәҗрибәсе юк. Кеше уйлап утыра: җаный, иртәрәк түгелме сиңа моны сөйләргә? Аның өчен байлык кирәк. Ә теге байларның нәрсә ул – авызын ачса, арткы тишеге күренә. Ә үзе бай! Мин кызганам ул байларны. Җәмгыятебез шундый. Кара капитализм. Аны да төзи алмыйбыз. Мин рухи байлыкка корылган җәмгыять бай дип уйлыйм. Ил ул гаилә. Бер өйдә әби-бабай, уллар-кызлары, оныклары, килен-кияү, эт-мәче бергә яши икән, бу гаиләдә тынычлык була аламы? Алар аерым фатирда яшәргә, төп йортка кунакка гына килергә тиеш. Бездә йөздән артык милләт бер фатирда яши.  Була алмый ул аннан. Аерым тор, бергә яшә. Туганлык хисләрен ныгытып яшәргә кирәк. Илнең байлыгы шунда.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев