"Мине иҗатка Тукай, Дәрдмәнд әсәрләре рухландыра" - авангардчы рәссам Хәмзә Шәрипов (фото, видео)

«...Бу рәссамның иҗаты миллилеге, тормышчан гадилеге, халык сәнгатенә, традицияләренә  якынлыгы белән кызыклы һәм игътибарны үзенә җәлеп итә. Шул ук вакытта, аның  иҗаты  көнчыгыш сәнгате, ХХ гасыр Көнбатыш Европа модернизмы белән тыгыз  бәйләнгән», – дип бәяли сәнгать белгечләре авангардчы рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәриповның хезмәтләрен. Узган атнада «Шәһри Казан» газетасының күргәзмәләр залында Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе эшли башлады. Сәнгать галимнәре аны «милли аванград» юнәлеше вәкиле, дип атый. Кылкаләм осталары арасында интарсия ысулы белән иҗат итүчеләр алай күп дип әйтеп булмас иде. Хәмзә абый, өстәвенә, тирән фәлсәфи фикер иясе булуы белән дә аерылып тора. Төрки, болгар, татар мифларына таянып иҗат итә ул. Төрки фольклорны шактый тулы ачып бирә. Милли мифларны, традицион  символларны оста файдалана, татарның үткәне хакында фикер йөртер өчен җирлек тудыра. Милли җанлы, үткәннәребезне нечкә тоемлаучы шәхес буларак та, аның әсәрләре күпләрне үзенә тартып тора. Күңелендә шигырь ялкыны дөрләткән рәссам кызыклы әңгәмәдәш тә икән әле. Intertat.ru укучылары игътибарына Хәмзә Шәриповның тормыш, яшәеш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, рәсем сәнгате турындагы фикерләрен җиткерәбез.

Мине  иҗатка күбрәк татар җырлары илһамландыра. Тукай, Дәрдмәнд әсәрләре рухландыра. Татар дөньясы, тарих, гомумән, сәнгать шундый  өлкә – анда, ничектер, күңел җылылыгын бирергә мөмкин. Үзеңә нәрсә ошый – шуның турында сөйлә! Мин ирештерергә омтылган фикерләрне, хис-тойгыларны башкалар да аңласа, куанасың, шатланасың. Рәссам булып китүемдә туган ягым – Пермь өлкәсендәге Барда районы Аклыш авылының да өлеше зур булгандыр. Гаҗәеп гүзәл табигатьле җирләр. Үз иркебездә үстек. Ирекле булу мине рәссам ясагандыр да. Рәссам булу өчен күңелнең, рухның иркенлектә яшәве кирәк.

Кайберәүләргә эшләрем аңлашылып бетмәскә дә, ошатмаска да мөмкиннәр. Реализмны гына кабул итүчеләр дә бар. Шәхсән үзем, рәссам нәрсә күрә – фотоаппарат шикелле шуны күчереп кенә эшләргә тиеш түгел, дип саныйм. Ул хис-тойгыларын төс, сызыклар аша бирергә тиеш. Үзем академик юнәлештә белем алсам да,  күңелдә булганны сурәтләргә омтылам, реализм да чит түгел:  җәйге көннәрдә этюдларга йөрергә яратам. Төрле ел фасыллары вакытында иҗат итүне хуп күрәм. Һәр вакытның үзенең кабатланмас матурлыгы бар бит. Ак кар – үзе сәнгать әсәре кебек!  Су парга әйләнә, аннан карга әверелеп, күктән кемдер сипкән сыман, җиһанны каплый. Бу – үзе бер могҗиза. Сәнгатьнең теләсә нинди өлкәсендә иҗат итүченең дә үз карашлары, үз фәлсәфәсе булу мәҗбүри. Үзеңне шәхес буларак ачмасаң, бернинди сәнгать турында сүз  алып бару мөмкин түгел. Нәрсә күрәсең – шуннан күчермә генә ясау  иҗатта киртә тудыра. Дөрес, аларын да башкарырга кирәк. Әмма без – рәссамнар – тормышка карата үз фикеребезне дә белдерергә тиешбез.

Башка ниндидер фикер килсә, ул ачыш булса, үзенчә бәхет. Шуны тормышка ашыра, сурәтли алсаң, тагын бер кат иҗат ләззәте кичерәсең. Күргәзмәгә килеп тамашачы аны караса, аңарда да ниндидер фикер уята алса, күңеленә үткәрсә, шатланасың. Бу сәнгать кешеләр өчен бит. Интарсия ысулы белән күптәннән иҗат итәм... Бу - борынгы ата-бабаларыбызның яңадан торгызылган техникасы. Алар элегрәк киездән башкарганнар. Без алар техникасына үзебезнең ниндидер рухны, тойгыларны, фикерләрне өстибез.  Нинди машинага утырып баруың ул кадәр мөһим түгел бит. Кая барасың – шунысы мөһим. Иҗатымны яшьләр күбрәк тә аңлый. Яңа күргәзмәгә куелган әсәрләрем авангард юнәлешендә эшләнгән. Яңа юлларны барлау, этник-милли яктан эзләнү мине бу юнәлешкә этәргәндер әле.

Һәр кешегә үз күңел чисталыгын саклап калу сәләте бирелмәгәндер дә. Безнең иҗатта, башка төр сәнгатьләрдәге кебек үк,  көнләшү бар. Башкалар өчен шатлана белә торган рәссамнар да очрый. Андыйларның җылы сүзләре үсәргә көч бирә бирүен. Көнчелек – адәм балаларына хас нәрсә. Күңел киртәсе, дип атар идем. Һәр кеше шәхес буларак, аңлап, ул киртәләрне читләтеп узарга тиеш. Кызганыч, кемдер уза алмый. Шәхсән үзем игътибарны күбрәк позитив кешеләргә юнәлтәм. Башка кешенең уңышлары өчен дә шатлана белгәннәр белән яшәве кызыклырак. Милләт тә шулайдыр бәлкем, аерым шәхес кебек. Башка милләтләр белән дуслашып, аларның казанышларын күреп, шатланып, бер-берсенә яхшылык кылып яшәсәләр, әлбәттә, ул тормыш ничектер тулырак, рухи яктан нәтиҗәлерәк булыр иде. Мәскәүдә күргәзмә оештырганда, бер актриса картиналарымны карагач, театрга чакырган иде. Читтә күргәзмәләр оештырганда андый хәлләр булгалый. Ә татар театрына йөрмим. Элек баргалый идем, хәзер - юк. Андагы фальш, кылану комачау итә... Шигъриятне яратам. Хәзерге шагыйрьләр белән дә дуслык бар. Дөнья классикларын үз итәм, татар әдипләрен укыйм. Мөселман дөньясы, көнчыгыш  халыкларының әсәрләре күңелемә якын. Кытай, Япония мотивлары ымсындыра. Мөселман дөньясындагы миниатюра сәнгате дә кызыксындыра... Шулар белән рухланам.

Җәмгыятьтәге мәдәният күрсәткече иң әүвәл аның рәсем сәнгатенә карата мөнәсәбәтендә чагылыш таба. Ник дигәндә, ул һәр заманда да һәрбер илнең яисә һәрбер халыкның йөзен билгеләгән. Куәтле һәм шанлы дәүләтләрнең рәсем сәнгате дә чәчәк атканлыгы билгеле. Зирәк патшалар гел рәссамнар белән дуслыкта яшәгән, чөнки кылкаләмчеләрнең һәрнәрсәгә үз карашы бар һәм җәмгыять өчен аны белеп тору гаять мөһим булган. Татарстанда җәмгыять тә, сәяси һәм бизнес элита да сынлы сәнгатьне аңлауда ифрат  артта калды. Катастрофик дәрәҗәдә дияр идем! Без моны дәүләт премияләрен тапшырганда да ачык күрәбез. Рәссамнар арасында кайнагач, без бит кемнең чынлап та лаек икәнен, кемнең лаек түеллеген күреп торабыз. Анда билгеле бер таләпләр бар. Монда инде: бу миңа ошый, шуңа бу әйбәт, монысы ошамый, димәк, ул – начар дип бәяләү дөрес түгел... Бу рәвешле урам апалары сөйләшергә мөмкин, ләкин син ил белән идарә итүче, җәмгыятьне яшәтә торган җитди  карарлар  кабул итүче катлам әһеле икәнсең, һичшиксез, бу өлкәдә дә минимум белемнәрең булу мәслихәт. Ә бездә, аяныч ки, рәссамнарга исемнәр һәм премияләр тапшырганда еш кына «миңа ошый» принцибы алга чыга... Музыкадан халык болай да мәхрүм түгел, ул күп яктан яңгырап тора, театрларга да кеше йөри – аз-маз ул җәһәттән дә мәгълүматы бар. Ә менә рәсем сәнгате буенча Татарстанда мәгърифәтчелек эше нык аксый. Совет чорында «Белем» җәмгыяте фән, сәнгать, әдәбият буенча лекцияләр тәкъдим итә, очрашулар оештыра иде. Телевидение бу уңайдан никадәрле файдалы эшчәнлек алып бара ала бит! Шушы мәгърифәтчелек эшенә кемдер алынырга тиештер ич?! «Культура» каналының  берүзенә генә аны башкару кыен. Төбәкләрдәге телевидение әһелләре дә моңа кушылсын иде. Негатив, криминал, эпатаж белән эфир тулы! Моның өчен Татарстанда махсус канал булдырырга, йә бер даими тапшыру ачып җибәрергә кирәк, дип уйлыйм. Бу тема яктыртылмагач, журналистлар үзләре дә  сай йөзә. Архитектураны алсак та шул хәл: Татарстан гына түгел, бөтен Россия дә әлеге җәһәттән балкый, дип әйтеп булмый!

Җәмгыять капиталлашкан дәвердә мәдәнияткә дә өлеш кертсеннәр иде, бу һичшиксез үзен аклаячак бит. Ләкин кыйммәтле картиналарны сатып алырдай хәлле агайларның, эшмәкәрләрнең әлегә моңа эчке ихтыяҗы юк. Ә ул ихтыяҗ барлыкка килсен өчен, кешедә  билгеле бер күләмдә культура булуы сорала. Совет чорының соңгы 20 елында Татарстан Рәссамнар берлеген Харис Якупов җитәкләде. Ул чорда ук инде сәнгатьтә өлешчә аның «шәхес культы» үзен сиздерә  иде. Аңардан соң килгән Абрек Абзгильдин заманында да республикада сәнгать мохите сүнүгә йөз тотты шикелле. Без Татарстанны Шәрык белән Көнбатыш арасындагы күпер, дип лаф орырга яратабыз. Бәс, шулай икән, ни өчен соң әлегә кадәр бездә Шәрык халыклары музее юк?! Аңа кирәкле ядкәрләрне туплау да ул кадәр кыенлык тудырмас иде кебек. 3Д принтерлар заманында ул мәсьәләләрне бик җиңел хәл итеп булыр иде бит!


Рауза Солтанова, сәнгать белгече: – Хәмзә өр-яңа эшләр алып килгән. Таныш картиналар «Шәһри Казан» күргәзмәләр залында икенче төрле яңгырый, чөнки Хәмзә үзенең бүгенге халәтен күрсәтергә тырышкан кебек. Кешенең күзендә аның күңеле чагыла, диләр. Ә кылкаләм остасының картинасына карагач, рәссамның үзен аңлый башлыйсың. Аның туган җире, кайда, нинди гаиләдә үскәнен чамаларга мөмкин... Хәмзә картиналарында аның татар дөньясына сусаганы сизелә. Хәмзә ул – республикабыз рәссамнары арасында милли җанлылыгы белән аерылып торучы чын татар рәссамы.  Ә киңрәк алсак, шул ук вакытта, ул гомумкешелек кыйммәтләрен дә ачып бирә, нинди төбәккә генә барса да, аны төрле милләт вәкилләре яхшы аңлый. Үз дөньясына гына йомылып яшәми, төрки дөнья белән генә дә чикләнеп калмый... Әсәрләрендә бүгенге реаль тормышны күрсәк тә, үзебезгә якын әйберләрне очратсак та, ул үз фәлсәфәсен, дөньяны аңлавын, татар кешесенең пластик фикерләвен күрсәтә. Аның картиналарында нокталар юк. Зур рамда кечкенә картина биргән. Бу безгә «дәвам итегез» дигән мәгънә сала. Гүя фантазиябезне җигәргә этәрә кебек Хәмзәнең күргәзмәгә куелган эшләре. Хәмзә бер жанр кысаларында гына эшләми. Картиналарыннан пейзаж, картина, натюрморт һәм барысы бергә кушылганын да күреп алырга мөмкин. Иҗаты традицион кысаларга гына сыймый. Мин аларны фәлсәфи картиналар дип атар идем. Һәрбер иҗат кешесендә ниндидер табышмак булырга тиеш. Хәмзә дә безгә табышмак бирә. Аның эшләре үзенчәлекле, фәлсәфи, күңелләрне дулкынландыра һәм рухландыра.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: