Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Миңа ашарга пешерә белгән хатын кирәкми!" - Кубрат Акмалов

Ир-атлардан да мондый сүзләрне ишетеп була икән. Кубрат Акмалов – 26 яшьлек шеф-повар, аңа ашарга пешерә белгән хатын кирәкми! Эшен белеп, яратып башкаручы пешекче үзе нинди ризыкны өстен күрә? Нигә ул ботка ашамый һәм кыстыбыйны тиз генә ничек пешерергә? Бу хакта Кубратның үзе белән сөйләштек.

– Пешекче булу балачак хыялы идеме? – Әйе. Минем дәү әнием дә пешекче булган. Моны күреп, өйрәнеп үскән кеше буларак, һөнәр сайлаганда да икеләнеп тормадым. Ашарга пешерә белә һәм бу шөгыльне ярата идем. – Пешекче һөнәренә өйрәнү авырмы? – Алабугадагы һөнәри белем бирү уку йортын тәмамладым. Дөресен әйтергә кирәк, анда мин күп нәрсәгә өйрәндем дип әйтә алмыйм. Мәскәүгә китеп эшли башлагач кына, осталарның эшләрен күреп, пешекче һөнәренең асылын аңлап, эшнең тәмен тоя башладым. – Димәк, пешекче булыр өчен уку гына түгел, талант кирәк? – Әйе, кешенең эчке тоемлавы булырга тиеш. Бөтенләй дә ашарга пешерә белмәгән, таркау кеше бу һөнәрне үзләштерә алмая­чак. Кубрат 11 ел пешекче булып эшли. Баштарак бармен, официант, повар ярдәмчесе дә булырга туры килгән аңа. Бу һөнәрләр барысы да аңа тәҗрибә туп­ларга, куйган максатына ирешергә ярдәм иткән. – Үзеңне башка һөнәрдә сы­нап карыйсың килмиме? – Юк. Җитәрлек сыналдым инде, үз кафеларымны да ачып карадым. Миңа шеф-повар булып яшәү рәхәт. Тормышта үз урынымны таптым дип саныйм. – Шеф-поварларның тормыш иптәше ашарга пешерә белергә тиешме? – Юк. Бу минем өчен мөһим түгел, үзем өйрәтермен әле.

– Нинди кухня яратасың? – Мин кухняда импровизация яратам. Пешекчеләр телендә аны автор кухнясы дип йөртәләр. Аннан соң француз кухнясында да үз идеяләреңне чынга ашырып була. Күпчелек җирдә меню буенча гына пешерергә кирәк бит, анда фантазиягә ирек биреп булмый. Ә яратмаганы – япон кухнясы. Биредә балык һәм төрле соуслар белән бик нәзакәтле эшләргә кирәк. Бер граммга күбрәк салынган тәмләткеч бөтен эшне боза ала. – Татар милли ризыкларын пешерәсеңме? – Әйе. Өчпочмак, бәлеш, кыстыбый яратам. Камыр ризыкларын пешерү үзе бер рәхәтлек бирә. – Десертларга килгәндә... – Пешерә беләм. Ләкин яратмыйм. Әкрен генә, бик җентекләп, матур итеп пешерергә кирәк аларны. Эше дә күп. – Яратмаган ризыгың бармы? – Боткалар. Белмим, бәлки балачактан калгандыр ул. Ләкин минем ботка пешергәнем дә, ашаганым да юк. – Әчегән сөт, исләнгән иттән ашарга пешергән кешене пешекче дип атарга буламы? Әллә повар сыйфатлы азык-төлек белән генә эш итәргә тиешме? – Мәскәүдә эшләгәндә Балидан шеф-повар килеп, остаханә күрсәткән иде. Без инде җыелышып шоу көттек. Ә ул бер балыкны өч көн җылыда тотып, балык исләнгәч тәмләткечләр белән бизәде дә: «Менә бу ризык. Менә бу – шедевр!»– диде. Шуңа күрә бу сорау­га бер төрле генә җавап биреп булмый. Һәр милләтнең үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре. – Биш азык-төлек сайлап ризык пешерергә кушсалар, нәрсә әзерләр идең? – Яшелчәләр белән стэйк пешерер идем. Кыздырылган итне, дүрт төрле яшелчә белән тулыландырасың да, тәмле һәм тук­лыклы ризык була.

Эштән, укудан арып кайт­кач тиз генә нәрсә пешерергә була дигән сорауга Кубрат: «Кыстыбый», – диде. Аны тиз пешерү серен дә өйрәтте. 40 минутта әзерләргә була аны. Иң мөһиме: эчлеккә дә, камырга да тиешенчә тоз салырга һәм бәрәңге боламыгын сыек итеп ясарга кирәк. Бәрәңгесе тозлы, тышлык тозсыз булса, кыс­тыбый тәмен югалта. Бар ризыкта да алтын урталыкны сакларга кирәк. Әңгәмә барышында тәмле итеп пешерергә теләгән кеше ризыкның бер өлешенә тоз салып, икенчесенә шикәр комы салырга тиеш түгеллеген, яратып пешергәндә генә ризык тәмле генә түгел, матур да булганлыгына төшендем. Ә шеф-повар булырга теләгәннәр өчен бер генә киңәш: бүгеннән үк төрле милләт ризыкларын пешереп, фантазиягезгә ирек биреп, иҗат итәргә өйрәнегез.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев