Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин үземне җитди дип саныйм!" - Венера Иванова

Сентябрьнең икенче яртысында “Яңа гасыр” телеканалында “Таяну ноктасы” тапшыруы эфирга чыга башлаячак. Тапшыру һәр шимбә кичке 18 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Бу хакта яңа телесезонга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директор урынбасары – баш редактор Данил Гыйниятов әйтүенчә, “Таяну ноктасы”н киләчәктә көндәлек чыга торган программа итү нияте дә бар. “Бер сәгать үк түгел, кыскарак итеп. Аның өчен безгә тәҗрибә туплап, кадрлар белән эшләү кирәк булачак”, - ди ул. Көн саен татар телендә сөйләүчеләр табылырмы дигән сорауга ул: “Малахов үз тапшыруына таба бит әле. Игътибар итсәгез, Россия каналында да шул бер үк кешеләр. Жириновскийны бөтен программада бар, әмма аны тамашачы тыңлый, чөнки аның харизмасы, күңелгә ятышлымы ул, юкмы – үз фикере бар. Бер үк кешенең даими чыгуыннан начарлык күрмим. Саллы итеп сөйләсә, халык барыбер тыңлаячак”, - ди Данил Гыйниятов.

Тапшыруның алып баручысы – “Яшьләр онлайн” тапшыруын алып барган Венера Иванова белән “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе аралашты.

Венера яңа тапшыруның социаль-иҗтимагый проект булуын билгеләп узды. “Ниһаять, татар телевидениесендә төрле проблемаларны уртага салып сөйләшә торган мәйданчык булачак. Татар телендә шундый яңа тапшыру ачылу, минемчә, бик шәп. Татарлар бар әйберне уртага салып сөйләшергә гадәтләнгән бит”, - ди ул.

Венера Иванова бер мәйданга бер мәсьәлә буенча төрле фикерле кешеләр җыелачагын әйтте. “Тамашачылар да үз фикерләрен җиткерә алачак, үзләрен борчыган проблемалар белән алар үзләре дә тапшыру геройлары була ала. Безгә тамашачылар фикере бик мөһим”, - дип белдерде ул. Беренче тапшыру киләсе шимбәдә дөнья күрәчәк.

Венера Иванова тапшыруда милләтне борчыган темалар, мәдәният, дин, әдәбият, сәясәткә кагылышлы мәсьәләләр күтәреләчәген билгеләп узды.

“Ходай Тәгалә миңа акрынлап җитдирәк этапка күчәргә мөмкинлек бирде. Миңа калса, бу холкыма туры килә. Мин үземне җитди дип саныйм. Мондый тапшыруларны эшләү күптән кирәк булгандыр миңа”, - ди Венера.

Венера Иванова үткәненә күз салып, “Яшьләр онлайн” тапшыруында булган кызыклы хәлне сөйләп үтте. “Тапшыруларның берсенә мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне чакырган идек. Кызларның берсен бер егет күреп алган, гашыйк булган, Интернетта эзләп тапкан. Аннары аларның кавышуы турында ишеттем. Хәзерге вакытта бәби көтәләр икән”, - ди ул.

Чыганак:  http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев