Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин үз телемне яклаячакмын"

"Безнең мәктәптә татар теле укытыла һәм мин моны дөрес дип саныйм", - диде "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "7 дней" тапшыруында "СОЛце" мәктәбе директоры Павел Шмаков. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, биредә уку планы үзгәртелмәгән, татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскартылмаган. Адвокат Руслан Нагаев шул ук тапшыруда татар телен ана телем дип атады һәм: "Мин үз телемне яклаячакмын",- диде һәм судка мөрәҗәгать итүен белдерде. Мәгълүм булганча, Татарстанда татар теле дәресләрен укыту хакында соңгы арада бәхәсләр туды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бу уңайдан үз фикерләрен җиткерде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту мәсьәләсе Дәүләт Советы утырышында да каралды. Рөстәм Миңнеханов бу сорауны сәясиләштермәскә өндәде.    
Лилия Локманова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев