Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин Тукай премиясен әдәбият премиясе буларак күз алдына китерәм" - Ркаил Зәйдулла

Тукай бүләгенә лаеклы дәгъвачыларны Президентка  тәкъдим итә торган комиссиядә  алдагы елларда Тукай премиясен алган биш-алты кеше булырга тиеш. Алар лауреатлар рәтенә бөтенләй рәтсез, сәләтсез кешеләрнең басуына юл куярга теләмәс иде, диде «Татар-информ» хәбәрчесенә  шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла. Быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә 19 кеше дәгъва кыла. «Иҗатчыларның кайсы буыннан булуы, ничә яшькә җитүе әһәмиятле түгел. Иң төп критерий - әсәрнең эстетик кыйммәте булырга тиеш. Әмма моны кем билгели соң?  Мин Тукай премиясен әдәбият премиясе буларак күз алдына китерәм. Ул ике-өч елга бер дә бирелергә мөмкин. Премия, әлбәттә, татар әдәбиятындагы казаныш өчен тапшырылырга тиеш. Сәнгать өчен булган премияләрне (Урманче һ.б.) дәүләт статусына күтәрергә кирәк. Башкортстанда балалар әдәбияты өлкәсендә Һ. Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе дә бар. Тукай исемен вакламаска кирәк. Тагын бер теләк: бер бирелгәндә лауреатның берәү генә булуы яхшы», - ди  Р. Зәйдулла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев