Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин татарлыгым белән кечкенәдән горурланып үстем" - Лилия Вафина

Татар телен саклау, киләчәк буыннарга тапшыру эшендә милләт җанлы райондашларыбызның булуы – горурлык, дип яза “Саба таңнары” газетасы. Мисалга, Байлар Сабасында яшәүче Лилия Вафина гаиләсе тегеп, чиккән калфаклар, милли бизәкле мендәр тышлыклары район, республика халкын гына түгел, чит илдәге милләттәшләребезгә дә барып җитә. Иң мөһиме, аларның кул эшләре аша яшьләребездә милли бизәкләргә мәхәббәт уяна.

“Мин татарлыгым белән кечкенәдән горурланып үстем, милләтебез өчен ни дә булса эшлисебез килде. Милли бизәкле эшләнмәләребез белән кызыксынучылар булганда, эшләве дә күңелле. Күргәзмәләрдә, “Ак калфак” җыеннарында еш катнашабыз”, – ди Лилия.

Быелгы район Сабан туенда калфак кигән апалар янәшәсендә яшь киленнәрнең, кызларның да күренүе сокландырды. Югары Шытсу авылы китапханәсе каршында эшләп килгән “Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүчеләрнең остазлары Сәрия ханым Мөхетдинова оныкларына, киленнәренә дә калфаклар чигеп кидергән. Татар телен чит илләрдәге милләттәшләребезгә таратучы тагын бер райондашыбыз бар әле. Күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллинаның китапларын чит илләрдә дә яратып укыйлар. Үзләре булдыра алганча милләтебезне яшәтергә, татарның матур үрнәкләрен килер буыннарга тапшырырга омтылган бу кешеләрне булуы сөенечле. Акрынлап кына булса да, кызларыбыз көндәлек тормышта милли киемнәр кия башлады. Милли җанлы егетләребез, кызларыбыз үсеп килә. Шулай да, башкарылган эшләр белән беррәттән, җаныбызга, рухыбызга миллилекне ныклап сеңдерәсе бар әле. Быел башкалабызда үткән Печән базары, татар яшьләре көннәрендә катнашырга туры килде. Янәшәмдәге калфак киеп чыккан кызларга карап кайбер рус милләтендәгеләр дә соклануын белдерде. “Кайдан алдыгыз бу бизәкне”, – дип, башка милләттәгеләр килеп тә сорый хәтта. Ә бездә искелек белән бәйләп көлеп караучы яшьләрне дә очратырга мөмкин. Озын күлмәк, калфак кигән кызлардан сәерлек эзлибез... Ә андыйлар күбрәк булсын иде, диелә Саба районы газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев