Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенә активистларны туплыйлар

Активистлар бу чара белән генә чикләнеп калмыйча, ел буе телне үстерүгә багышланган чараларда үз өлешләрен кертерләр дип белдерде Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе Гүзәлия Гыйниятуллина. “Без 100дән артык кеше җыябыз. Безнең сафлар елдан-ел күбәя. Быел ул яңа форматта, масштабы киңрәк. Былтыр “фатирник” белән башлап җибәргән идек, быел да аны дәвам итәргә булдык. Ул ачык мәйданда уза. Татар җанлы музыкага бәйге игълан ителгән иде. “Фатирник"та акциядә катнашучы җырчылар билгеләнәчәк, бик каты көрәш бара,” – ди ул. “Мин татарча сөйләшәм"гә активистлар Татарстаннан гына түгел, ә башка төбәкләрдән дә гаризаларын калдыра. Гаризаларны кытай татарлары, кырым һәм чувашиядән килгән студентлар калдырган инде. “Активистларның эше “Мин татарча сөйләшәм” белән генә чикләнми. Алга таба төрле проектлар була. Гаризаны калдыргач, алар белән элемтәгә чыгачаклар: кайда җыелачагын, вакытын хәбәр итәчәкләр. Барлык активистлар да җыелгач, аларга эш бүленешен сөйләү була. Кемдер музыкантлар белән эшли, кемдер бүләкләр тапшыра, кемдер халык арасында йөри. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештырырга теләгән барлык кеше 12 апрель безгә килергә тиеш. Бездә яшь буенча таләпләр юк, без барысына ачык,” – дип сөйләде Гүзәлия Гиниятуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев