Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин татар телен яратам" - Елизавета Калинина (ӘҢГӘМӘ / ВИДЕО)

Рус кызы Елизавета Калининаның саф татар телендә «Очмыйча син түзеп кара» җыры социаль челтәрләрдә таралып, зур хуплау алды. Татар кызы булмаса да, бер акцентсыз җырлавы белән күпләрне шаккаттырды. Елизавета «Татар-информ» хәбәрчесенә татар теленең нигә кирәк булганын, тормышта ничек ярдәм иткәне турында сөйләде.
Алай гына да түгел, моңлы кызыбыз Габдулла Тукайның «Туган тел»ен дә җырлап күрсәтте!!! https://www.youtube.com/watch?v=5lHTU3d0lLE - Елизавета, үзегез белән таныштырып үтсәгез иде. - Миңа 21 яшь. Казан шәһәрендә яшим, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамладым. Мәскәүдәге Гуманитария университетында, эстраданың музыкаль сәнгате белгечлегендә белем алам. Татар телендә сөйләшергә мәктәптә укыганда ук өйрәнә башладым. Мин татар телен яратам, бигрәк тә татар халык җырлары һәм классик җырлар ошый. Татар җырларының аерым моңы бар, шуңа күрә мин татар җырларын яратып өйрәнәм, җырлыйм. https://www.youtube.com/watch?v=YyRsVQe_88I - Татар теле ни өчен кирәк булды? Кайчан өйрәнә башладыгыз? - Әйткәнемчә, татар телен мин мәктәп елларында өйрәнә башладым. Әмма да ләкин сөйләм дәрәҗәсенә килгәндә, миңа ул җитеп бетмәде, шуңа күрә, сөйләм телен соңрак өйрәнергә тотындым. Ул вакытта мәктәпне тәмамлаган идем инде. Татар теле ни өчен миңа кирәк соң? Мин Татарстанда, Казан шәһәрендә торам... Минем белән бер вакыйга булды: 30 августта бер концертта чыгыш ясадым. "Казан сөлгесе" дип исемләнгән II халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы булды ул. Мин анда «Кыр казлары» җырын башкардым. Шул вакытта минем янга ике ир-ат килде дә, татар телендә сөйли башлады. Бернәрсә дә аңламадым, миңа шундый оят булды. Шуның өчен, мин гафу үтенеп, татар телен аңламавымны әйттем... Бәлки, бу мизгел миңа татар телен өйрәнергә этәргеч биргәндер. - Сезнең карашка, татар теленең үзенчәлеге нәрсәдә? - Миңа калса, татар теле ул – бик матур тел. Аны өйрәнергә кирәк. Татар телен кечкенә яшьтән үк өйрәтә башласалар - хәтта мәктәптән дә түгел, балалар бакчасыннан ук, бу бик дөрес эш дип саныйм, моны хуплыйм. Кем әйткәнен төгәл хәтерләмим, бер гыйбарә бар: «Кеше күпме тел белсә, шуның кадәрле кеше була». - Татар телен өйрәнү Сезгә тормышта ярдәм иттеме? - Әйе, әлбәттә. Республикакүләм, халыкара конкурсларда катнашкан вакытта, бөтен кешегә дә бу тел бик кызык булып тоела. Мин татар телен музыка белән берләштерәм. Мәсәлән, мин Мәскәүгә университетка керергә баргач, укытучыма Рөстәм Яхин җырын җырлап бирдем. Ул бу композиторны белә булып чыкты! Укытучым Рөстәм Яхин музыкасына бик сокланды, «алга таба да аны өйрәнербез әле», – диде. - Татар телен элек белмәгәннән, нәрсә дә булса югалттыгызмы? Татар телен өйрәнеп, нәрсәгә ирешәсегез килә? - Шактый күп нәрсә югалттым. Мәктәптә татарча сөйләшү аз булды. Күбесенчә язма дәрәҗәгә басым ясалган иде. Язма телне яхшы беләм, ләкин сөйләм телен... Әгәр кеше әкрен темпта сөйләсә, мин аны аңлый алам. Ә болай... Татар телен бик аз өйрәнгәнгә, миңа шундый оят булып китә. Мин Казан шәһәрендә яшим, монда күпләгән бөтен дөньядан килгән халыклар очраша. Шуңа күрә дә татар телен өйрәнергә кирәк дип саныйм. - Гомумән, музыкага Сезне нәрсә этәрде? - Әнием. Ул үзе дә музыкант, шулай ук музыка көллиятен тәмамлаган, хәзер Казан мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли, вокал коллективы җитәкли. Әни мине театрларга йөртте, бала чагымнан ук музыка дөньясына алып керде, дүрт яшемнән җырлый башладым. - Ягъни, Сез музыкаль гаиләдән? – Шулай дисәк тә була. - Татар классик музыкасы турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз? Алга таба да җырлаячаксызмы? – Әлбәттә, мин җырларга теләгән тагын бик күп әсәрләр бар әле, әйтик, Яхин. Мин музыка көллиятен Рөстәм Яхинның әсәре белән тәмамладым, дәүләт имтиханында аның «Җырларым» дигән җырын башкарганда хор белән дирижерлык иттем. Ә фортепианода композиторның вальс-экспромтын уйнадым. Татар классик музыкасына мәхәббәт музыка көллиятендә башланып китте, чөнки моңа кадәр мин татар эстрадасы җырларын тыңлый идем һәм нәкъ менә татар классик музыксында нинди гаҗәп аһәң барлыгын белмәдем. - Сезнең фикерегезчә, татар классик музыкасы татар эстрадасыннан аерыламы? – Һичшиксез. Әгәр дә эстрада музыксын классик музыкасы белән чагыштырып карасак, классик музыка – ул күпкә нәзакатьлерәк, моңлырак. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын гына искә төшерик! «Девушки с платком» («Яулыклы кызлар») биюе – бу минем иң яраткан номерым. Яки Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсын алыйк. Анда бик матур күренеш бар, Тукай протагонистка: «Мәхәббәт бар нәрсәгә дә сәләтле», - дип әйтә. Хор көчле тавыш белән яңгыраганда, онытылмаслык тәэсир калдыра, хәтта тән чымырдый. - Татар операсы темасын дәвам итсәк, мәгълүм булганча, без афишаларда татар операсын күрмибез... - Нишләп? Бездә 3 октябрьдә Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы куелачак, мин дә анда күмәк рольдә катнашачакмын, чөнки хор белән җырлыйм. Шуңа күрә, килегез. - Әмма татар опералары еш куелмый бит, кешеләр дә бу хакта күп әйтә... – Ул опера быел беренче тапкыр куелды, октябрь аенда бездә кабатланачак, һәм 5 октябрьдә Мәскәүдә куелуы көтелә. Әйе, күбрәк татар спектакльләрен дә күрәсе килә. Әйтик, мин бик күптәннән инде Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсына эләгә алмыйм. Берничек тә килеп чыкмый, йә махсус куелыш була, йә билетлар тиз арада сатылып бетә. Бик кызганыч, ләкин бу операны шундый карыйсым килә. - Йомгаклап әйткәндә, татар теле буенча яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез? – Кадерле дуслар! Татар телен өйрәнегез, ул гаҗәп матур тел. Бер үк вакытта бүтән телләрне дә өйрәнә аласыз, әмма Казан шәһәрендә, Татарстанда торасыз икән, сез бу телне өйрәнеп, бүтән кешеләрне дә аңларга бурычлы. Без бөтенебез дә кешеләр һәм бер-беребезне аңларга тиеш.
   
Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев