"Мин татар дип әйткән кеше - ул үзенең татарлыгы белән күпмедер дәрәҗәдә горурлана торган кеше" - Ләйсән Сафина (әңгәмә, видео)

Россия һәм чит илләрдәге татар яшьләре телне ни дәрәҗәдә белә? Алар ни өчен татар матбугатын укымый?  Бу хакта "Идел" үзәге директоры Ләйсән Сафина "Татар-информ"га интервью бирде. "Татарстанда һәрбер районда татар мәктәпләре, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар мәктәбе, татар балалар бакчасы булырга тиеш"  - Ләйсән, сез 17 ел буе төбәкләрдән килгән яшьләр белән эшлисез. Шушы вакыт аралыгында нинди тенденцияләр күзәтелә. Төбәкләрдән килгән яшьләр ничек үзгәрә? Аларның тел белүләрендә нинди үзгәрешләр? Нәрсә күзгә ташлана? - Кызганыч, уңай тенденцияләр аз. Мин үзем әлеге үзәктә төгәл 9 ел эшлим. Шуңа күрә мин 9 ел элек булган формат белән таныш. Бүгенге көндә булган балалар, яшьләрнең ана телен, туган телебезне белү дәрәҗәсе турында да әйтү мөмкинлегем бар. Балаларның татар телен, тарихын, традицияләрен белү дәрәҗәсе түбәйнәя бара. Яшьләрнең нинди дә булса проектлары, татар яшьләре өчен уздырылган чараларны оештыру дәрәҗәсе үсә, ягъни алар сыйфатлырак, заманча була бара. Әмма дә ләкин шул ук тел белмәү, башка мәсьәләләр аркасында чараларныж сыйфаты турында сөйләү бераз гына авыррак. Әйе, безнең бүгенге көндә проектларыбыз артты. Аларга фәлән хәтле кеше йөри дип без ниндидер статистика китерә алабыз. Аннан кала уңай яклар турында да сөйләргә кирәк бит инде. Шуңа күрә алар турында әйтми булдыра алмыйм. Иҗтимагый яшьләр оешмалары, балалар беләү эшләү алымнары, өр-яңа проектлар, яңа юнәлешләр барлыкка килде. Без әкрен генә үзебезгә яшь татар лидерларын, яшь татар оешма вәкилләрен кечкенәдән әзерли башладык. Бу, миңа калса, безнең плюс. Тенденцияләргә килгәндә, олылар белән яшьләр арасында мөгаләмә авыр. Олы буын вәкилләре белән яшьләр арасында ниндидер аңлашылмаучанлыклар бар һәм алар проектларны тормышка ашырганда үзен сиздерә. Ни өчен мин моны әйтәм? Чөнки яшьләр безгә чыннан да килеп, менә шулайрак булды, тегеләйрәк булды дип сөйлиләр. Шуңа күрә без моны күзәтәбез. Ә тулаем алганда, кызганыч, татар мохитендә хәлләр яхшыдан түгел. - Ә нинди дә булса регионнарны әйтү мөмкинме?   - Яхшы яктанмы? Яхшы регионнарны мин сезгә санап китә алам һәм аларның саны бихисап. Егермеләп. Бәлки бу күпмедер дәрәҗәдә арттыру булыр, әмма безнең күз алдында яшьләр оешмалары булдырган, киңәйгән өр-яңа проектлар бар. Мисал өчен шул ук Екатеринбургтагы “Яшен”, Удмуртия республикасындагы “Иман” яшьләр берлеге. Санкт-Петербург яшьләре, Самара яшьләре. Бер ара Тольяттидагы яшьләр бик актив булып алдылар, ләкин, кызганыч, аларның лидерлары Татарстанга күчеп китеп, өйләнде. Алар менә яңадан тора башладылар. Аннан кала, актив төбәкләрне санаганда Сарытау, бер ара Чиләбе яшьләре шулай ук калкып алдылар, ләкин бүгенге көндә, кызганыч, андый ук актив түгелләр. Мәскәү, Башкортстан – аларны атамау мөмкин түгел. Пассив регионнар да бар. Аларның һәрвакыт килү мөмкинлекләре дә юк, проектлары да аз. Андый төбәкләр дә бар һәм алар актив төбәкләрдән күбрәк. - Тел белү буенча Татарстаннан читтә кайсы регионнарны атап әйтеп була? Кайда телне саклыйлар? - Самара. Бу, нигездә, татар мәктәпләре булган төбәкләр. Безгә балалар я нинди дә булса оешмалар аша, я мәктәпләр аша, я татар иҗтимагый үзәкләре аша, автономияләр аша килә. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә әзерлекле яшьләр килә дип әйтә алабыз. Шуңа күрә инде, билгеле, Мәскәү татар яшьләре телне бик яхшы беләләр, чөнки анда Татарстаннан күчеп киткән кызлар, егетләр бик күп. Түбән Новгородтан мишәрчә, мишәр акценты белән булса да, менә дигән итеп, шулай ук Чуашстан яшьләре рәхәтләнеп татар телендә сөйләшәләр. Ә менә шул ук мин атап үткән Әстерхан өлкәсендә аларның теле башка. Алар үз туган телләрендә сөйләшергә оялган моментлар да була. Пермь краеның, мәсәлән, Бардадан яшьләр менә дигән итеп татарча сөйләшә, ә Пермь шәһәренең үзеннән килүчеләр начар сөйләшәләр. Белмиләр. - Ә Себердә ничегрәк? - Ә Себердә, гомумән, башка төрле, чөнки Себердә бит әле себертатар теле бар дигән аерым бер ситуация, вазгыять. Шуңа күрә Себердә татар телен белгән яшьләр бар. Мәсәлән, шул ук Төмәндә, Красноярскидагы татар авылларыннан килгән егет-кызларыбыз рәхәтләнеп татар телендә сөйләшә. Ә алар белән бергә үк бер делегация составында килгән кешеләр гомумән ул телне белмәскә мөмкин. Бар ул төбәге-төбәге белән татар телен белүчеләр, өйрәнүчеләр, ләкин мин моны, нигездә, татар мәктәпләре булуга бәйлим. - Кайда мәктәп бар - шунда беләләр? - Әйе, мәктәптән татар телен өйрәнгәннәрдә тел бар. Минем татар телен гаиләгә генә кайтарып калдырасым килми. Бу дөрес булмас иде. Бу система түгел. Әйе, билгеле, гаиләдә балага татар телен өйрәтергә тиешләр. Безнең әти-әниләр дә тиеш, без дә тиеш, бездән киләсе буын да тиеш. Ләкин без билгеле бер татар гаиләсенә барып, ни өчен сез татарча сөйләшмисез дип, аларга шелтә белдерә алмыйбыз. Татарстанда һәрбер районда татар мәктәпләре, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар мәктәбе, татар балалар бакчасы булырга тиеш. Бу минем шәхси фикерем. "Алар татар телен белми. Аларга нишләргә? Татар яшьләре көннәреннән башка безнең проектларга кертмәскәме?" - Татарстанга, сезнең оешмага яисә башка оешмаларга килгән яшьләрнең күпмедер өлеше татарча белми һәм чаралар рус телендә үтә. Моны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта без аларның телне аңларга тиешлеген дә таныйбыз. Нишләргә кирәк? Сез ничек уйлыйсыз? - Алтын урталыкны сакларга. Менә күз алдына китерегез. Мин моны үземнең шәхси практикамнан чыгып әйтәм: мин иң беренче мәртәбә татар яшьләре көннәренә делегат булып килеп катнашканда (ул әле ул Борис Полевой теплоходында үтә иде) яшьләрнең күпмедер проценты, гомумән, татарча аңламый иде. Ә бөтен программа татар телендә бара. Алар артка җыелышкан, шаулый-гөжли һәм мин аларны җыеп, татар теленннән рус теленә тәрҗемә итә башладым. Билгеле, болар татар яшьләре көннәренә килгән, димәк, алар татар телен белергә тиеш дип караучы кешеләр дә булды. Аннан соң мин “Идел” яшьләр үзәгендә эшли, әлеге яшьләр белән активрак языша башладым. Барыбер кем беләндер дуслаша башлыйсың. Дус булгач, аңа ничектер башкача, якынрак итеп карыйсы килә. Шуңа күрә мин аларга чыннан менә шулай карый башладым. Бүгенге көндә “Идел” яшьләр үзәгендә дә ул проблема бар. Без дә чарада “Әгәр дә аңламый торган кешеләр булса, русчага тәрҗемә итеп куегыз инде”, - дип тә куйгалыйбыз. Безне олыраклар аңламый. “Ник соң сез татарча гына үткәрмисез?”, - диләр. Ярый. Бу ситуациягә хәзер башка яктан килеп карыйк. Татар чараларын оештыра торган кешеләр кемнәр алар? Болар саф татар телендә интернет аша гына, диванда утырып, комментарий яза торган, бөтен эшләгән эшкә ниндидер претензия белдерә торган кешеләр түгел. Бу менә мин бүген фәлән төбәктә шушындый фикерле яшьләрне үз яныма җыям да, туплыйм да, менә шундый проект эшлим дигән кешеләр. Ләкин, кызганыч, алар татар телен белми. Аларга нишләргә? Татар яшьләре көннәреннән башка безнең проектларга кертмәскәме? Я булмаса, аларга нинди дә булса таләп куяргамы? Мәсәлән, “Менә син татар телен өйрәнмичә безнең оешма үткәрә торган ниндидер чараларга йөрмисең!” Безнең хәтта алай итеп тә караганыбыз булды. - Нәтиҗәсе? -Нәтиҗәсе. Без бөтен кешене татар теленә өйрәттек дигән нәтиҗә юк, чөнки кеше иҗтимагый тормышка килергә, ничәдер ел эшләргә, аңа үз өлешен кертергә һәм аннан чыгып китәргә, читләшергә, я, булмаса, калырга мөмкин. Безнең, мәсәлән, Владимир өлкәсендә яшәүче Мөкаддәс бүгенге көндә телефоннан фәкать татарча гына сөйләшә. Әлбәттә, ул аңа күпмедер дәрәҗәдә авыр. Ул ниндидер фикерен җиткергәнче бик озак уйлый, чөнки ул сүзләрне, күрәмсең, исенә төшерә торгандыр. Ләкин ул өйрәнә. Хәзер шул ук интервью бирергә берәр егетне, кызны тотам дисәң, аларны кайберәүләре: “Апа, мин бит татарча 100 процент сөйли алмыйм”, - дип, хәтта куркып чыгып китә. Шуңа күрә монда алтын урталыкны сакларга кирәк. Иллегә илле татарча программа ясау турында әйтмим. Яшьләрдә кызыксыну уятырга тырышырга кирәк, гәрчә бүгенге көндә татар теле төбәкләрдә, гомумән, кирәк булмаган заманда бу бигрәк тә бик авыр. Әйдәгез, реаль итеп карыйк, хәтта Татарстанда барлык оешмалар үткәрә торган чараларда да безнең татар теленә кирәк дип карамыйлар бит. Мин үзем дә нинди дә булса концертка, я булмаса зур чарага барып кергәндә, минем иллегә илле татарча һәм русча сүзләр ишетәсем килә, ләкин аны ишетә алмыйм. Шуңа күрә менә монда да менә шушындый ниндидер алтын урталыкка омтылыш булырга тиеш. - Ул татар телен куллану даирәсе тар. - Ул киңәергә тиеш. Ул киңәер өчен без Татарстанда андый даирәне булдырырга тиеш. Бездә бит, мәслән, әгәр дә син татарча белмисең икән, син дәүләт эшендә эшли алмыйсың дигән таләп юк. Ул язылган һәм канунда бар, ләкин реаль тормышта юк. Хәтта нинди дә булса татарча комментарий алыр өчен генә дә, журналист берүк кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Яшьләрнең күбесе шул Казанга күченеп кайталар. Алар балаларыбыз туса, балаларыбыз татарча белер дигән менә шушындый ниндидер якты идеяләр белән йөриләр. Ләкин ул реаль тормышта 100 процент түгел. Ул гомумән, юк димим мин. Ул бар, ләкин бит аның куллану даирәсе бик киң түгел, бик кечкенә. Мәсәлән, минем үземнең шәхси гаиләдә шундый проблема бар. Минем ирем Тула өлкәсеннән монда күченеп кайтты. Ни өчен? Безнең кем кая күченергә тиеш дигән сорау тугач, минем соңгы, русча әйткәндә, козырь - балалар тугач, алар бит татар телендә белем алырга тиеш дигән сүз иде. Ул монда күченеп кайтты һәм белем бирү өлкәсендә эшли. Бүген татар теленең куллану даирәсе нинди дигән сорауны ул миңа куя һәм мин аңа җавап бирергә тиеш. Ә мин аңа җавап бирә алмыйм. - Нишләргә кирәк? - Үзебезгә үзгәрергә. - Без бит инде үзгәрә алмыйбыз. - Беренчедән, карашны формалаштырып була. Теләсә нинди фикергә күпмедер дәрәҗәдә коррективалар кертеп була. Мин, мәсәлән, “Идел” яшьләр үзәгеннән картаеп киткәч, бирегә татар телен белмәүче, ләкин мин татар дип йөрүче яшьләр килсә һәм аларга нинди чаралар оештырып була дип минем алдыма сорау куйсагыз, мин аңа җавап бирә алмаячакмын. Мин моны күз алдыма китерә алмыйм. - Шулай бөтен чараларны да тулысынча русчага әйләндереп бетермәбезме икән соң киләчәктә? - Билгеле, андый куркыныч бар, ләкин бу инде шушы татар яшьләре белән эшли торган оешмаларның үзеннән, иң беренче чиратта бездән тора. Мин, мәсәлән, “Идел” оештырган балалар лагерьларына татарча сөйләшми торган әйдәманнар килүен, я булмаса, татар яшьләре көннәре программаларының тулаем 100 процент русча булуын күз алдына китерә алмыйм. Минем татар телен белмичә, ниндидер төбәктән килгән русча гына сөйләшә торган кешеләрне күргәнем бар. Бүгенге көндә без алар белән эшлибез. Шуңа күрә аны күз алдына китерү миңа җиңел, ул кешедә дә татарлыкка мәхәббәт уятып була. Ә 100 процент программаны русча эшләүне - юк. Юк, юк һәм юк. - Сезнеңчә, татар телен куллану даирәсе кечкенә. Республика күләмендә оешмаларда татар теленең кулланылышы турында аңа ничектер бәя биреп булыр идеме икән? - Булыр иде. Ни өчен юк? Безнең бик күп дәүләт программалары бар. Туган телне һәм Татарстанда яшәүче халыкларны туган телләрен саклау программалары. Программа национальной идентичночти һәм башка программалар. Ә өчен, мәсәлән, коллегиядә, я булмаса җыелышта Татарстанда ике дәүләт телен куллану даирәсе һәм аның күләме нинди дәрәҗәдә дигән сорауны зур югарылыкта куймаска? Ул очракта, миңа калса, татар теленә игътибар гына түгел, ә аңа хөрмәт тә бермә-бер артыр иде. Дәүләт структуралары тарафыннан да, анда эшләүчеләр тарафыннан да һәм анда эшләргә килүчеләр тарафыннан да, ягъни алар анда килгәндә үк “Аха, Татарстанда бит әле ике дәүләт теле. Шуңа күрә әгәр дә мин аны 100 процент белмим икән (татар һәм рус телләрен), димәк, мин аларны өйрәнергә тиеш”, - дигән нинди дә булса бер фикер туар иде. Моны чыннан да зур югарылыкка куеп, конкрет эшләүче структураларга бирергә кирәк. Кулланасызмы? Ни күләмдә, аның сыйфаты нинди? "Нәрсә бүлешәләр соң алар анда? Эш беткән мени соң?" - Бәлки бөтен регионнарда да түгелдер, ләкин татарлар, булган җирләрендә, бер генә оешма булып эшләмиләр. Берничә оешма һәм алар үзара ничектер конфликтка килеп, ызгышып яшиләр. Бу нәрсә белән бәйле? - Миңа калса, бу татарның типик бер сыйфаты. Мин моны шуннан гына күрәм. Татарлар элек-электән кәсеп иткән, сатып җибәргән, сатып алган халык. Конкуренция ул һәрвакыт безнең канда бар. Аны бит гади генә татар авылыннан да күреп була. Бер кеше йортны торгыза башласа, бөтен авылның йортлары биек, матур була башлый. Яңара. Шуңа күрә бәлки моннан минус кына эзләргә кирәк түгелдер? Сыйфатны арттырамы ул, юкмы? Күпмедер дәрәҗәдә, әйе. Ләкин менә шушы ызгыш-талашлар, кызганыч, күп очракта чынлап та бирелеп эшли торган кешенең бик күп энергиясен, көчен ала торган әйбер. Үзара менә шулай дошманлашып, аралашмастай итәрлек бер киртә куя. Ул киртәне җимереп, алга китә дә белергә кирәк. Ул хәтта безнең эштә дә сизелә. Мин кимендә ел саен  2-3 төбәктән менә шушындый мәсьәлә буенча телефоннан сөйләшәм. Кешеләр шалтыратып: “Менә сез фәләнне чакыргансыз, ә ник безгә чакыру җибәрмәдегез?” - диләр. Ә без аларга гади генә сорау бирәбез: “Ә сез татар яшьләре белән эшлисезме соң?” “Әйе, безнең яшьләр бар”. Ә без ул турыда ничек белергә тиеш? Җибәрегез безгә рәхим итеп электрон адресларыгызны. Без сезне дә рассылкага кертәбез. Ләкин алар я килмичә кала, я килгән очракта да, мәсәлән, фәлән төбәк чыгыш ясый икән, алар хәтта кул чапмаска да мөмкин. Ул хәтта яшьләрдә дә бүгенге көндә бар һәм менә монысы минус. Нәрсә бүлешәләр соң алар анда? Ул төбәккә чыкмыйча, алар белән аралашмыйча, андагы җирлекне күрмичә, әйтүе бик кыен. Без менә соңгы елларда, Аллага шөкер, аз гына чыгып йөри башладык. Алар нинди биналарда утыра икән, кайда үз чараларын уздыра икән, күпме активистлары бар икән дигән сорауларга җаваплар әкрен генә табыла башлый. Гади генә көнчелек тә бар әле анда. Менә фәләнгә биргәннәр, миң да бирергә тиешләр. Ә син барып анда нишләгән? Бернәрсә дә эшләмәгән. Ә ник сиңа да бирелергә тиеш? Менә шундый примитив уйлау дәрәҗәсе таркалашуга китерә. Бездә ни өчендер ул бу юнәлештә чара оештырган, мин башка юнәлештә оештырам дигән фикерләү юк. Уздыр балалар, олылар, укый торган яшьләр, югары белем ала торган яшьләр өчен чаралар. Җыелыгыз башка тематика буенча. Эш беткән мени соң? Проектлар, эшләнмәгән эшләр әле шуның хәтле күп! Ләкин аңа игътибар бирүче юк. Ә менә татар фестивальләре, татар җыр-бию түгәрәкләре ачу бездә шәп. Аннан кала безнең икенче тагын бер шәп ягыбыз: татар халык ашлары пешерү, җыйналышып җырлау. Алары да кирәк, ләкин мин аларның азрак форматын үзгәртер идем. Мәсәлән, татар ашлары җыеннарына олы яшьтәге апаларны түгел, ә кечкенә кызларны шушында кертеп җибәрер идем. Оныкларын алып килсеннәр, яшь киленнәрен җыйсыннар иде алар шунда. Я булмаса, шигърият кичәләре. Анда олы яшьтәге апалар гына утырмасын иде. Проформа өчен генә ике бала ятлаган ике шигырьне генә сөйләмәсен иде. Анда күбрәк балалар катнашсын, татар китаплары таратылсын иде. Аның форматын әз генә үзгәртеп тә, яңартып җибәреп була. Гәрчә алар күптән оештырыла торган чаралар булса да. "Татарлар турында русча язабыз дип эшләр килде, ләкин без аларны алмадык, конкурска кабул итмәдек" - Без татар әдәбиятын карасак, безнең күп кенә язучылар башка төбәкләрдән чыккан. Бу төбәкләр безгә шундый әдипләр бирергә сәләтлеме? Алар хәзерге яшьләр арасыннан чыга аламы? - Һәрхәлдә, андый санда түгел. Бәлки, булыр. Мин, гомумән, язучылык сәләте турында сөйләгәндә артык сүз әйтергә дә куркам. Ни өчен дигәндә, без үзебез дә яшь татар язучылары белән эшлибез, ләкин аларның күңелләре шуның кадәр нечкә. Шуңа күрә юк, килмиләр диярмен дә, чынлап та килмәсләр кебек. Бәлки, кемдер язып, иҗат итеп, үсеп ятадыр. Татар мәктәпләре, татар авылы булган мохиттә бәлки бардыр алар. Хәтта аларның барлыгына ышанасы, үз-үземне ышандырасы килә. Безнең шул ук “Иделем акчарлагы”на Свердловск, Томскидан килеп катнашкан егет-кызлар булды. Безнең положение буенча без татар телендә генә язган егет-кызларны кабул итәбез. Татарлар турында русча язабыз дип эшләр килде, ләкин без аларны алмадык, конкурска кабул итмәдек. Бәлки, безгә алар да кирәктер, ләкин бит әле язу белән язуның да аермасы бар. Кемдер хәзер миңа каршы чыгып, син бит инде яшь кеше, яшь кешеләр белән эшлисең дип, шәһәрдә туып үскән яшь егет-кызлар да бар дияр. Алары да бар. Ләкин алар бүгенге көндә күпме соң? Аларның саны күпме һәм аларның  иҗат сыйфаты нинди дәрәҗәдә? Аларның иҗатын бүгенге язучылар иҗаты белән чагыштырып буламы? Яисә аны чагыштыру кирәк түгелме? Чөнки заман, вазгыять үзгәрә. Татар теленең кирәклеге дә элеккеге кебекме соң? Шуңа күрә бу ниндидер бик зур, глобаль, хәтта кайвакыт җавап биреп бетерә алмастай сораулар. "Без күпме генә чаралар оештырсак та, татар чараларының саны бүгенге көндә күп димәс идем" - Башка төбәктәге татар яшьләре оешмаларының санын арттыру, аларны активлаштыру өчен нишләргә кирәк? - Күбрәк чаралар оештырырга. - Татарстандамы? - Татарстанда да, анда да. Читкә чыгып эшләргә кирәк. Без күпме генә чаралар оештырсак та, татар чараларының саны бүгенге көндә күп димәс идем. Безнең дә билгеле бер кеше саны бар. Фәлән хәтле көн генә бар. Без бит андагы бөтен баланы, андагы бөтен яшьләрне катнаштыра алмыйбыз. Мәсәлән, без былтыр Әстерханда булып кайттык. Алар Татар балалары лиделары мәктәбен оештырды. Әстерхан янында татар авыллары бар. Без андагы балаларны күреп шаккаттык. Ник соң алар килми? “Урын җитми. Квотаны бирмисез бит”, - диләр. Беренчедән, монда Казандагы чараларны арттыру бер булса, икенчедән, анда чыгып эшләргә кирәк. Татар тормышының асылы, нигезе Казанда. Монда фикер каршылыгы бар. Өр-яңа проектларның идеяләре монда туа. Ләкин анда кайтып, андагы проектларны да киңрәк җәелдерергә һәм аңа ниндидер яңа сулыш кертер өчен чыгып эшләргә дә кирәк. Бәлки шул очракта безнең сыйфат ягы үсәр. - Төбәкләрдәге татар матбугаты турында нәрсә әйтер идегез? - Билгеле, ул җитәрлек түгел. Ул татар матбугаты бүгенге көндә регионнарда басма, кәгазь вариантта сакланып калган. Аларны кем укый? Былтыр “Идел” газетасының баш мөхәррире Динара Мәҗитова менә шушы чара турында язылган газеталарны җибәрде. Әстерхан балалары ачты да: “Ой, тут про нас написано”, - ди. Димәк, ул бит аны өйдә алдыртмый һәм укымый. Менә сезгә җавап. - Нигә алай? - Нигә алай? Бу сорауны журналистларның үзенә бирергә кирәк. Алар монда белгечләр. Беренчедән, балалар хәзер барысы да гаджетларда һәм аларның ниндидер заманча яңалыклар укыйсы килә. Бу нормаль әйбер. Әгәр дә бала чагында без аңа татарча мультиклар, уенчылар, татарча китаплар тәкъдим итәргә тиеш булсак, ул үсә төшкәч, без үзебезнең балаларга мәгълүмат тапшыруның өр-яңа формаларын уйлап табарга тиеш. Аларны электрон вариантка күчерергә кирәк. Аларны заманча итәргә кирәк. Шул ук Instagram һәм башка социаль челтәрләр булсын, кешеләр хәтта ул постларны укымый. Менә мәсәлән, текст эләсең, ә аның тексты артык озын була икән, ул аны укып тормый. Ул аңа лайк куя да, алга таба китә. Менә миңа күптән түгел безнең заманны тавирлый торган бер мисал китерделәр. 3 яшьлек балага Пушкинның “Золотая рыбка” китабын бүләк иткәннәр. Бу китап матур пакет эчендә булган. 3 яшьлек бала бармак белән алган да, теге балыкны зурайта ди. Карыйсы килә. Ул аны зурайтып карый белә, ә китап укый белми. Билгеле, белми. Ни өчен? Чөнки замана шундый. - Татар яшьләренә нинди сүз әйтер идегез? - Беренчедән, татар телен өйрәнегез. Ничек кенә булмасын, бу безнең тарихыбыз, бу безнең чыгышыбыз. Безнең асылыбыз. Ул инде кан белән салынган һәм аннан беркая китеш юк. Татар гаиләләре төзегез. Безнең милләтебезне саклауның башка формасы, кызганыч, бүгенге көндә юк. Без татар гаиләләре төзегән чакта гына киләсе буында татар теле башка буында сакланыр дигән өмет булачак. Алай булмаган очракта, кызганыч. - Кешенең татарча, татар телен белмәве – ул әле татар түгел дигән сүз түгел. Сезнең фикерегезчә, кешенең милләтен күрсәтүче – ул нәрсә? Татартылыкның күрсәтекече нәрсә? - Мин татар яшьләре үзәгенең җитәкчесе булмасам, сезгә башкача җавап бирер идем. Татар – ул оныклары татар булган кеше. Бу беренчедән. Мин бүген татар телен беләм дигән сүз һәм үз татарлыгың белән горурланып йөрү бернәрсәгә дә китерми. Шул ук вакытта мин татар дип татар телен белмичә һәм башка ниндидер мохиттә тәрбияләнеп үскән егет-кызларыбыз да бар бит безнең. Алар безнең татар яшьләренең бер күләмдәге проценты. Телне белмәүче яшьләр дә бар. Телне саклауның факторлары бик күп. Мин татар дип әйткән кеше - ул үзенең татарлыгы белән күпмедер дәрәҗәдә горурлана торган кеше. Моны әйтергә курыйкмый торган кеше һәм башкаларга мин 1000 елдан артык тарихы булган татарларның бер вәкиле дип үзен атаучы кеше. Әгәр дә ул моны әйтә икән, без аны үз яныбызга алырга тиешбез. Шул ук вакытта аны шул килеш кенә калдырырга түгел, ә аңа ниндидер үсеш перспективалары бирергә тиешбез: тел, тарих, дин, традицияләр, гореф-гадәтләр, безнең мәдәният, әдәбият һ.б. - Телне белмәү – ул күрсәткечме? - Минемчә, ул күрсәткеч. Ләкин мин хәзер ул күрсәткеч түгел дип әйтермен дә, “Ләйсән апа шулай дип әйтте, шуңа күрә татар телен өйрәнмичә дә, “Идел”нең фәлән проектына болай да килермен”, - дип кул төшереп утыручылар да булыр дип куркам. Шуңа күрә алай дип әйтмим. Минем өчен иң беренче чиратта кеше үзен татар дип танырга тиеш. Менә шул очракта – ул татар. Ә тел. Мин татар дип атаганнан соң икенче килә торган баскыч. Кемдер аңа менәргә, кемдер менмәскә мөмкин. Кемдер шунда ук аста калырга мөмкин. - Без аны кире кагарга тиеш түгел. - Юк, без аны кире каксак, без менә шушында ук басып калачакбыз. Без менә шушы баскычтан югарырак үрмәләп китә алмачакбыз. Ә безнең бит әле үсәсе килә.  Ләйсән Сафина җитәкләгән «Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан башлап, Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре белән эш алып бара. Оешманың татар яшьләре өчен лидерлык мәктәбе, мәдәни-күңел ачу чаралары, бәйге һәм фестивальләр оештыру һәм үткәрү буенча 17 еллык тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ел дәвамында дистәгә якын проект оештырыла һәм үткәрелә: Татар яшьләре көннәре, «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасы, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе, Яшь татар лидеры мәктәбе, Татар балалар лидеры мәктәбе, «Дулкыннар» Республика бәйгесе.  «Идел» яшьләр үзәге Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы, Казахстан Республикасы «Идел» татар һәм татар-башкорт җәмәгать һәм мәдәни үзәкләр Ассоциясенең Алмата филиалы, Ульян өлкәсе «Димитровград җирле татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы белән эшлекле килешүләр дә төзегән. 2015 елда «Идел» яшьләр үзәге милли тәрбиягә өлеш керткән өчен Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: