Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин сайлауларга күтәренке кәеф белән барам, чөнки республикада әзерлек процессы яхшы үтте дип саныйм" - Ренат Тимерҗанов

Бүген иртән Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Ул гражданлык бурычын Казанның 96нчы гимназиясендә урнашкан 64 сайлау участогында үтәде. Тавыш бирү башланган вакытта әлеге участокта сайлаучылар исемлегендә 1716 кеше исәпләнә.

“Мин сайлауларга күтәренке кәеф белән барам, чөнки республикада әзерлек процессы яхшы үтте дип саныйм. Сайлаулар да әйбәт узар дип саныйм. Яшьләргә бу процесста активрак катнашуларын теләр идем. Конкрет кандидатлар арасыннан конкрет кешене сайлап, без җәмгыятьтә һәм бу тормышта үз фикеребезне җиткерәбез”, - дигән фикердә Ренат Тимерҗанов.

Тавыш биргәннән соң Казанда барлык сайлаучыларга “Мин тавыш бирдем!” дигән махсус беләзекләр тапшырыла. Алар көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм “Казан Арена”да узачак концертка бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шулай ук аның ярдәмендә кайбер кафе һәм АЗСларда ташламалар да алырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев