Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Мин моны булдыра алмыйм” дигән сүзләрне читкә куярга кирәк − Ирек Зиннуров

6 сентябрь көнне Олимпия уеннары призеры, “Синтез” ватерполо командасының баш тренеры Ирек Зиннуров Казан федераль университетының беренче курс студентлары белән очрашты. - Яшьләргә мин беркайчан да бернәрсә алдында да туктап калмаска киңәш итәм. Әлбәттә, тормышта кул селтәп, барысын да ташлыйсы килгән чаклар була. Иртәнге 6да бассейнга киләсең, су шулкадәр салкын, анда сикерәсе дә килми, бары тик борылып китү теләге уяна. Бу һәр эштәге кебек инде. Шуңа “мин моны булдыра алмыйм” дигән сүзләрне читкә куярга кирәк. Шул вакытта гына барысы да тормышка ашачак, – дип белдерә “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Ирек Зиннуров. Дөресен генә әйткәндә, кечкенә Ирекнең киләчәктә Олимпия уеннарында призлы урынга лаек буласын әбисе фаразлаган булган икән. Кечкенә вакытта телевизордан Олимпия уеннарын караган вакытта әбисе аңа: “Ирек, сабыр ит, син дә алар кебек булачаксың”, – дип әйтеп сала. Оныгы исә сорауга сорау белән: “Әби, син үз акылыңдамы?” – дип җавап кайтара. Озак та үтми Ирекне йөзүгә бирәләр, аннан ул үзе теләп ватерполога китә. Тик еллар узгач, әбисенең фаразларын елмаеп искә ала спортчы. Ирек Зиннуров яшьләр белән очрашуда тормышның төбеннән күтәрелүенә, үз тормышын спорт белән ничек бәйләвенә тукталып китте. 2000 һәм 2004нче елларда үзе катнашкан Олимпиадаларны да искә төшерде. Быел Рио-де-Жанейрода узган Олимпиадада Россия спортчыларына карата кулланылган алымнарның артык кырыс булуын әйтте. - Допинг проблемасы һәркайда да булды. Барлык күрсәткечләр буенча без, АКШ, Кытай кебек үк, 40 нчы урында торабыз. Әле безгә кадәр дә күпме ил бар. Бу – безнең илгә карата максатчан рәвештә кулланылган адым. Спортны сәясәт белән бутыйлар, шунысы күңелне рәнҗетә. Әлбәттә, спорт һәрвакыт сәясәт иде, ләкин ул халыкларны берләштерә торган сәясәт булды”, – ди спортчы. Танылган ватерполочы үз җиңүләрен команда тырышлыгы белән ирешелгән җиңү, дип атый. “Спортта да, сәясәттә дә, командаң булу күп нәрсә турында сөйли. Бүген дә без сайлауларга бердәм команда белән барабыз,”– ди ул. Дәүләт Думасында депутат булырга теләвен Ирек Зиннуров туган республикасына башка яктан булышасы килүе белән аңлата. 18 сентябрьдә сайлау участокларына килеп, республика мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә кайгыртачак командага тавыш бирү – бу, чыннан да, олыларча, җаваплы адым булуын ассызыклады. Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Россия” фракциясеннән депутатлыкка кандидатларның республика халкы белән очрашулары дәвам итә. 20 кандидатның һәрберсе – партия исемлеге буенча 14 кеше, бермандатлы округлар буенча 6 кеше һәм партиянең 14 вәкаләтле заты – көн саен халык белән очраша. Сайлау кампаниясе ахырына кадәр меңнән артык очрашу планлаштырылган. Һәр очрашу ул үзең турында сөйләү генә түгел, ә халыктан гозерләр алу мөмкинлеге дә. Татарстанлыларның наказлары булачак депутатларның төп эшендә нигез булып тора.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев